Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сабада референдум биш тавыш биру участогында бара

Референдум участоклары рәисләренең әйтүенчә, быел үзара  салым җыю буенча гражданнар  үзләренең  фикерләрен активрак һәм бердәм рәвештә  белдерә.

Референдум участоклары рәисләренең әйтүенчә, быел үзара  салым җыю буенча гражданнар  үзләренең  фикерләрен активрак һәм бердәм рәвештә  белдерә. Әйтик, Балалар иҗат  үзәгендә участокка  “Сабагаз”  идарәсе җитәкчесе  Исмәгыйль Мөхетдинов иртәнге  сәгать 9га үзенең бөтен  коллективы белән  килде. Сәгать 12гә исемлеккә  кертелгәннәрнең якынча 44 проценты тавыш бирергә  өлгерде.  “Мин референдумда  ел саен катнашам. Үзара салымга тротуар,  күпер-басма  эшләүчеләрнең   яннарында еш булам. Кызыксынам, контрольдә тотам, үземчә  киңәшләремне дә бирәм”,– диде озак еллар  юл төзү идарәсендә  эшләгән атказанган  механизатор Фәесхан Фәйзерахманов та.  Сабада референдумга   килүчеләрне тәмле  чәй,  кайнар  коймак белән  сыйлыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев