Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

Сабада Сабантуйлар дәвамлы: бу юлы журналистларныкы

Бүген Байлар Сабасында Медиа-Сабантуй үткәрелде. Бәйрәмгә Казаннан, республика районнарыннан журналистлар килде.

 

 Бүген Байлар Сабасында  Медиа-Сабантуй  үткәрелде. Бәйрәмгә Казаннан, республика районнарыннан  журналистлар  килде. Беренчесенә дә безнең районнан  старт  бирелгән  иде.   Шулай итеп, бәйрәм  кабат  Сабага әйләнеп  кайтты.

 Катнашучыларны “Игенче” җәмгыяте  уңганнары кайнар чәй,  утлы мичтә пешкән коймак белән  белән каршы алдылар. Редакцияләр үзләре дә буш  кул белән  килмәгән. Бүләкләрен уфалла арбасын  тартып бирнә җыйганда  җырлап-биеп, котлау  сүзләре әйтеп уеннарда  катнашучыларга бирү  өчен тапшырдылар. Аннары барлык  редакцияләр дә парадта катнашты, шул рәвешле бер-берсен сәламләде.

   Уеннар мәйданга тере әтәч җибәрү белән башланып  китте.  Аны  Питрәч районы “Алга” газетасыннан Рәсим Гыйлаҗев тотты. Гер күтәрү, таяк белән тартышу, аркан тарту, кул көрәштерү, турникта тартылу, волейбол  ярышларында көч сынаштылар. Алар барысы да  зачетка кертелгән бәйгеләр. Шушы  ярышларда катнашучылар алган урыннарга  карап призер  командалар  билгеләнде. Шулай ук сулы чиләкләр белән һәм  бака  аягы  киеп йөгерү, күз бәйләп  чүлмәк чүлмәк вату, пычкы белән бүрәнә кисү,  сумо  көрәше һәм башка  уеннарга  чират  барлыкка  килде.   Артистлар җырлап торды. Ахырдан спорт ярышларында җиңүчеләрне котладылар. Мастрестлингта “Саба телевидениесе”ннән Ирек  Солтанов (74 кг.) белән “Мамадыш-информ”нан Илнур Юнысов  (авыр үлчәү) җиңде. Хатын-кызлардан 1нче  урыннары Ландыш Шәйхетдинова (Мамадыш-информ”, 68 кг.) һәм Эльвира Миңнәхмәтова (Кукмара) алды. Турникта  күтәрелүдә дә Ирек  Солтановка тиңнәр булмады. Гер   күтәрү ярышы ике үлчәүдә  үткәрелде һәм  “Шәһри Казан”нан Илгизә Галимуллина белән Мамадыштан Фәния Нургалимовага җиңү китерде. Ир-егетләрдән 80  килограммнан югары  авырлыкта “Күңел радиосы”ннан Рушат Зиннәтов иң  көчлесе булып  чыкты. Кул көрәштерүдә Мамадыш, Кукмара, Питрәч, Азнакай  районнары редакцияләре хезмәткәрләре лидерлык итте. Аркан тартышу вакытында  үз  командалары өчен  җан  атучыларның  көч биргән тавышыннан  мәйдан яңгырап торды. Аяклары таеп  егылучылар да  көндәшләреннән  өстен  чыгу өчен җан-фарманга тартышты. Финалга ир-егетләр һәм хатын-кызлар  арасында  да түбәнкамалылар  (НТР-24) чыкты һәм  алар Балтач, Мамадыш  командаларын отуга ирештеләр.

“Без  былтыргы җиңелүдән  соң  реванш  алу омтылышы белән  килдек. Бик  максатчан әзерләндек,  күнегүләрне   күп үткәрдек. Инде ике  ярышта җиңүчебез бар. Команда рухы бик югары. Без гадәти  көннәрдә эштән  аерыла  алмыйбыз.  Монда барысы да  супер. Сабантуй традициясе керткән  өчен “Татмедиа” акционерлык җәмгыяте җитәкчеләренә  зур рәхмәт. Бүләкләр дә   алдык. Башка  филиаллардагы  коллегаларыбыз  белән үзара  аралаштык. Без дә бары тик  уңай эмоцияләр генә”, – диде “НТР-24” медиахолдингы директоры Алена  Демина.

Шулай  да  иң  ахырдан  җиңүчене  игълан итү үзенә бер интригага  әйләнде. “Өченче  урында – Кукмара. Ә икенче  урында НТРмы, Мамадышмы?”– диде  алып  баручы кыска  пауза  ясап һәм серне “Нократ” газетасы файдасына  чиште. Шулай итеп, “Мамадыш-Информ” командасы икенче  ел рәттән журналистлар  Сабантуеның җиңүчеләре булды.  Бәйрәм призерларны бүләкләү белән тәмамланды.

Тулырак «Саба таннары» газетасында  укыгыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев