Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сабада төп Чыршы утлары кабынды

Кыш бабайлар, Кар кызлары парады булмагангамы, бәйрәмдә кеше күп чыкмаган. Шулай да яшьләр арасында бер һава сулап кайтуны артыграк күргән өлкәннәр дә җитәрлек иде.

 

  Ел әле генә башланган кебек тә бит, әмма санаулы 365 көн инде узып  бара.  Иң  якты хатирәләрен күңелдә саклап, аны да тарихка озатабыз. Бер уйласаң, Иске ел киченнән Яңа ел таңына бер адым һәм  шул бер адымда  әйтеп бетергесез өметләр белән тулы киләчәк. 2022 елның санаулы көннәре калып барганда, төгәлрәге, бүген – 25 декабрьдә Сабада районның төп чыршысы утлары кабынды.  Кыш Бабай, Кар Кызы, узып баручы 2024 һәм якынлашып килүче 2025 еллар символлары район башлыгы Рәис Миңнехановны галиҗәнаб Икмәк белән белән  алдылар.  Рәис Нургали улы сабалыларны, районыбыз кунакларын якынлашып килүче Яңа 2025 ел белән котлады,  изге теләкләрен җиткерде. Кыш бабайлар, Кар  кызлары парады булмагангамы, бәйрәмдә  кеше күп чыкмаган. Шулай да  яшьләр арасында бер  һава  сулап  кайтуны артыграк  күргән өлкәннәр дә җитәрлек  иде. Хезмәт  коллективлары,  шәхси хуҗалыклар ясаган кар-боз  сыннары  экранда    күрсәтелде.  Бәйрәмгә   чыгучыларга җылынып  алырга өч урында тимер мичкә учак кабызганнар  иде. Бәйрәм Гаилә  елы  уңаеннан әти-әни һәм бала  катнашуында кызыклы  уеннар, Кыш бабайның балаларга  Яңа  ел  күчтәнәчләре  өләшүе белән дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев