Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сабада триатлон буенча Россия кубогына ярышлар булды

Бүген  Сабинка  елгасы яр буенда район тарихында беренче тапкыр  кышкы триатлон буенча Россия Кубогы узды.

Бүген  Сабинка  елгасы яр буенда район тарихында беренче тапкыр  кышкы триатлон буенча Россия Кубогы узды. Ярышларда Мәскәү, Казан, Ижевск, Киров, Саратов, Кемерово, Чебоксар һәм башка шәһәрләрдән 130 артык спортчы катнашты. Иң ерагы 3400 километр ара   үтеп Красноярскидан кадәр  килгәннәр   иде. Мәскәүнең 9-10 яшьлек малайлары да Сабаның ка           да икәнлеген  күрде  бүген. Ярышны ачу тантанасында  Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов, Татарстан Республикасы спорт министрлыгының югары казанышлар спортын үстерү бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Сергей Гудин, триатлон буенча Россия җыелма командасының өлкән тренеры, Россия триатлон Федерациясенең техник делегаты Андрей Гудалов, 2020 елда кышкы триатлон буенча Европа чемпионы Светлана Соколова катнашты. “Чакыруны кабул итеп, Саба районына  килгәнегез  өчен барыгызга  да  зур рәхмәт.  Киләчәктә сезнең тәкъдимнәрегезне исәпкә  алып,  без  ярышлар  үткәрү урынын тагын да яхшыртырга тыршачакбыз.  Ошамаган җирләр булса, әйтерсез. Татарстан – спорт  республикасы.Сабада да  спорт корылмалары  байтак, ярышларга гына түгел,  безгә эшләргә дә  килә аласыз”,– диде район  башлыгы.

 Катнашучылар  иң элек 3 километрны   йөгереп   уздылар, аннары  кар  өстеннән велосипедка  утырып 5 километрда     узыштылар, транзит зонада аны  чаңгыга алыштырып янә 5 километрны буйсындырдылар. Барысы  – 13  километр.  Шушы  араны 35 минутта 36 секундта иң   яхшы  нәтиҗә белән Красноярскидан  килгән Павел Андреев үтте.  Үсмер егет-кызларның,  юниорлар арасында  күрше Удмуртия, Чувашстан, Башкортстан Республикалары  вәкилләренең  күрсәткечләре   яхшырак  булды. Шулай итеп элита  спортчылар  арасында  ир-егетләрдән Павел Андреев, хатын-кызлар  арасында Татарстанннан Светлана Соколова җиңүче  булды. Алар финишка  килеп җиткәч, ярышның оештырылуына, трассаның әзерлегенә  уңай бәя  бирделәр. Марина Ладяшкина (Чувашстан), Евгений Евграфов (Татарстан) 2нче  булдылар. Сабадан Данил Ганиев 30-39 яшьлек ир-атлар арасында Кировтан  килгән көндәшләреннән көчлерәк икәнлеген   күрсәтте. Аның нәтиҗәсе – 39 минут 49 секунд. Илле  яшьтән югарылар арасында шулай ук Сабадан Дамир Шакирҗанов беренче булды (45 минут 09 секунд. Аның  улы да   бу ярышта беренче  медален  алды.

Фэнил Мэулетов  фотолары 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев