Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сабада Хокукый ярдәм үзәге эшли башлады

Бүген Байлар Сабасында җәмәгатьчелеккә яңа хокукый ярдәм үзәге бинасын тәкъдим иттеләр

 

 Бүген  Байлар Сабасында җәмәгатьчелеккә яңа хокукый ярдәм үзәге бинасын тәкъдим иттеләр. Ул 2022 елның 1 ноябрендә Казанда  ачылган “Татарстан Республикасы Дәүләт юридик бюросы” казна учреждениесенең филиалы статусын  алды.  Дөнья   күләмендә килеп туган катлаулы сәяси-икътисадый вәзгыять шартларында күпләргә гамәлдәге кануннардан һәрдаим мәгълүматлы булу  кирәк. Үзәк шушы  мөһим функцияне үтәргә  алынды. “Хокукый консультация категориясенә карамыйча, мөрәҗәгать иткән һәркемгә биреләчәк. Ягъни  юридик характердагы түләүсез ярдәм барлык гражданнарга  күрсәтеләчәк. Инвалидлар, гадәттән тыш хәлләрдән  зыян күрүчеләр, махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары, хокукка сәләтсезләр, аларның  законлы  вәкилләре,  аз тәэмин ителгәннәр, иректән мәхрүм итү  урыннарында җәза үтүче яшүсмерләр  аерым игътибарда булачак. Безгә  хезмәт кануннары үтәлмәгәндә, күчемсез милек белән  алыш-бирешкә, социаль гарантияләргә, пенсиягә түләүгә, кабат исәпләүгә, пособиеләр билгеләтүгә,  медик-социаль экспертизага, хәрби хезмәткәрләргә акчалата түләүләргә  кагылышлы  сораулар туганда һәм башка төрле очракларда   мөрәҗәгать итәргә  мөмкин.  Эш сәгатьләребез иртәнге 8дән кичке 17.00 сәгатькә кадәр”, – дип белдерде филиал җитәкчесе Роман  Трофимов.

  Дәүләт юридик бюросы җитәкчесе Марс  Фатхуллин белән әңгәмәдә әйтелгәнчә, Сабада  филиал республика авыл районнарында беренчеләрдән булып  ачыла.

Тулырак «Саба таңнары» газетасында  укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев