Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сабада яшәүче гаиләләр «Татар авылы» бәйгесендә тавыш җыя

Нигъмәтҗановлар күпләп кош-корт асрап каз өмәсе үткәрә, ә Гөлфия Хафизова ашъяулыклар, картиналар, калфаклар чигәргә ярата.

Саба районы Кызыл-Мишә авылында яшәүчеләр «Татар авылы» бәйгесенең «Авылым кешеләре» номинациясендә халык тавышын җыя. Бу турыда Гөлнәзирә Әүһәдиева сүзләренә сылтама белән Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.

Саба районының Кызыл-Мишә авылында гомер итүче Нигъмәтҗанов Фаиз һәм Дилбәр гаиләсе күп итеп мал-туар асрыйлар. Һәр елны җәй көне аларның каралты курасы кош–корт белән тулы була. Быел исә ике йөз чеби, илле каз үстерсәләр. Узган елларда казларның баш саны җитмеш бишкә кадәр җиткән иде.

Бу күмәк көч сорый торган эш. Шуңа күрә 2019 нчы елда алар шаулатып гөрләтеп каз өмәсе үткәрделәр. Монда Чаллыда, Казанда яшәүче туганнар да читтә кала алмады. Каз өмәсе ул эш кенә түгел, ә матур итеп аралашу, күңел ачу, туганлыкны саклау чарасы да бит. Ә эшенә килгәндә — күмәкләшеп эшләгәч, каз йолку үзе бер бәйрәмгә әверелә.

Бәйрәмнәр дигәндә алар, каз өмәсе генә түгел, бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көнен дә, мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә үзләренең капка төпләрендә шул урамда яшәүче абый — апалар һәм балалар белән билгеләп үттеләр.

Безнең әби-бабаларыбыз элек-электән матурлыкка омтылганнар. Матурлык безне кара уйлардан коткара, явызлыктан саклый. Шуңа да алар күңелләрендәге матурлыкны кешегә өләшү өчен матур итеп сөлгеләр, ашъяулыклар, калфаклар чиккәннәр. Ә бу һөнәрне исә дәвам итүчеләр бүгенгесе көндә дә бар. Шуларның берсе Гөлфия Хафизова.

Ул һөнәре буенча укытучы. Авылда интернат-мәктәптә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларга башлангыч белем бирә. Һәм буш вакытларында тәрәзә пәрдәләре, ашъяулыклар, картиналар, калфаклар чигәргә ярата.

Аның чиккән чигүләре күз явын алырлык матур. Республика, район күләмендә үткәрелгән конкурсларда, күргәзмәләрдә һәрвакыт призлы урыннар яулап килә. Шулай ук чәчәкләр, гөлләр үстерергә ярата. Җәй көне исә ишек алларын берсеннән берсе матур чәчәккә күмә. Ул гаиләдә кадерле әни, оныгына яраткан дәү әни.

Фото: avyly.congress.tatar

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев