Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сабадан махсус хәрби операция зонасындагы райондашларыбызга чираттагы гуманитар ярдәм илтеп тапшырылды

Хәрби операция башланганның беренче көннәреннән үк райондашларыбыз миһербанлы икәнлекләрен тагын бер кат расладылар.

    Љченчекљн  Сабадан махсус хәрби операция зонасындагы райондашларыбызга чираттагы гуманитар ярдәм  юлга  кузгалды.  Автомобильлђргђ тартма-тартма продукция, кыр шартларында  куллану ђйберлђре џђм хђрбилђребезгә блиндажларда куллану өчен парафин  шәмнәр дә  урын  алды. Аларны ясауны оештыру өчен  “Аква двери” җәмгыяте  җитәкчесе Рамил Нотфуллин  үзенең цехыннан  урын  биргән иде. Волонтерлар көче белән биредә 250гә якын  шәм  әзерләнгән. Җиңел эш түгел, эрегән парафин исе башка тиз  каба. Шулай да егетләр бернигә карамый тырышкан. Шәм ярдәмендә сугышчылар ашарга әзерли, җылына, землянка һәм окопларны яктырта ала. Уты тышкы якка күренмәячәк. Шәм  өчен  калай һәм металл банкаларны, катыргыны кемдә бар, шул  тапшырган. Парафинны халыктан  җыелган  акчага  сатып  алганнар. Шәмнәрне Олы Кибәче  авыл  җирлегеннән дә  ясап  китергәннәр. Шулай итеп,  тамчыдан  күл  җыелган. “Бездә халык ярдәмчел. Махсус операциядә 3 егетебез  катнашуы да  кешеләрнең  күңелен  кузгатты, берләштерде. Гыйнвар  аенда  оста  кулларыбыз  Донбасска җибәрергә 10 тимер  мич  ясап ќибђргђн   булсалар, хәзер өлкән  апалар  маскировка өчен  челтәрләр үрә. Гомумән, халык мобилизациядән соң тормышка башкача карый башлады”,– ди  Олы Кибәче  авыл  җирлеге башлыгы  Айрат  Сафин.

  Гуманитар  ярдәм җыю пункты  булган “Арома” кафесында да йокы  капчыклары,  продуктлар, кемгђ тапшырырга  кирђклеге язылган посылкалар да байтак тупланган  иде. Биредә Телђче районыныћ Айдар  авылыннан  килгән Расим  Зәйнуллинны да  тармага ашамлыклар тутырган  вакытында очраттык. Хәрби операциядә абыйсының  улы Ришат  катнаша икән. “Туганым бит. Ничек  булышмыйсың инде! Әле  монда  куярга  урын да бетеп  киткән. Тартманы военкоматка  алып китәргә  кушалар”,– диде Расим. Хәрби операция башланганның беренче көннәреннән үк райондашларыбыз миџербанлы  икәнлекләрен тагын бер катрасладылар. Ир-егетлђребез  белән җыйналган ярдәмне Херсон юнђлешендђ хәрби операциядә катнашучы райондашларыбызга  тапшырачаклар.  “Минем инде монысы  4нче  баруым. Бу юлы  юл озынрак.  Ике  улым  да хђрби операциядђ  катнаша бит. Армиядђ дђ бергђ хезмђт иттелђр. Кечесенђ повестка  килгђндђ олысы Краснодарда эштђ иде. Самолет белђн кайтып  ќитте. Бер гаилђдђн ике  кешене ќибђрергђ  ярамый дисђлђр дђ, мин  энекђшемне  калдырыйм дип, сњзендђ нык торды. Хђзер дђ алар икесе бергђ”,– дип  сљйлђде   Ќђмил  Янгучин. Ул инде њзенећ машинасын да Донецкида  калдырып  кайткан.  

  Инде волонтерлар чираттагы гуманитар  ярдђм  турында  кайгырта.  Шулай  ук 80 меңлек “Нива” машинасын хђрби операция зонасына илтњ љчен  акча жыелып килә.

 

Үзләреннән өлеш кертергә теләүчеләр өчен  реквизитлар:

По номеру карты

Акбарс  5209 8590 1090 4222

Получатель  Лейсан К.

 

По номеру телефона банк

Тинькофф

89272440502

Получатель Лейсан К.

 

По номеру карты Сбербанк

4276 6200 1239 7372

Получатель Ирина М.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев