Сабадан махсус хәрби операциядәге ватандашларыбыз өчен чираттагы гуманитар ярдәм юлга кузгала
Район яңалыклары

Сабадан махсус хәрби операциядәге ватандашларыбыз өчен чираттагы гуманитар ярдәм юлга кузгала

«Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!»

Райондашларыбыз гуманитар ярдәм өчен гошер сәдакасы итеп төрле яшелчәләр, консервланган азык-төлек китергәннәр, корбан итеннән өлеш чыгаручылар да бар. Продукция һәм кирәк-яраклар фронтка, госпитальгә һәм балалар йортына тапшырылачак. Продукцияне җыеп, туплап, тутырып әзерләп җибәрүче волонтер хатын-кызларыбызга да саваплы эшләре өчен зур рәхмәт җиткерәсе килә. Халык җыеп тапшырган күчтәнәчләр, кирәк-яраклар ир-егетләребезгә тиз арада барып җитәр дип ышанабыз. Бу юлы йөкне арчалылар алып бара. Машина йөртүче  Илнур Яруллинга хәерле, имин сәфәрләр телибез.


Нет комментариев