Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сабага Дәүләт Думасы депутаты Илья Вольфсон килде

Депутатны район башлыгы Рәис Миңнеханов каршы алды һәм озатып йөрде.

 

    Бүген  Сабага  төбәк атналыгы кысаларында Россия Дәүләт Думасы депутаты Илья Вольфсон килде. Депутатны район башлыгы Рәис Миңнеханов  каршы алды һәм озатып йөрде. Алар  кан тамырлары авырулары үзәгендә, гимназия бинасы белән янәшә салынучы балалар иҗат йортының төзелеш мәйданчыгында, төзекләндерелгән Тукай паркы, капиталь ремонт ясалучы музей белән таныштылар. Депутат үзенең тәкъдимнәрен әйтте, эшләр барышын югары бәяләде.

“Дәүләт Думасында көзге төбәк атналыгы башланды. Шул уңайдан мин Сабага һәрвакыт зур канәгатьлек белән  киләм. Районда  федераль һәм республика программаларының ничек эшләве, районның социаль үсеше белән танышасым  килде, Алган тәэсирлар фәкать  уңай. Район   комплеслы үсештә  ала. Балалар, яшләр, өлкәннәр өчен төзелеп  килүче объектларның проектлануы югары дәрәҗәдә.  Сыйфатка зур игътибар  бирелә. Материаллар заман таләплренә җавап бирә. Без проектлар ничек тормышка   ашырылганын,  объектларның сабалыларга ничек  хезмәт иткәнен  якын арада күрербез”,– диде Илья Волфсон.

 

Иќат  йортын IV  кварталда, кан тамырлары њзђген 2025  елда   файдалануга тапшыру каралган.

 Тцщелещр барысы да федераль һәм республика программалары нигезендә алып барыла. Хәзерге   көндә планнарыбыз уңышлы тормышка  ашып   бара. Депутатларыбыз  эшнең  барышын  контрольдә тоталар. Алар белән  бергә фикерләшеп киләчәге программаларга да дөрес  итеп башлангыч бирербез, башланган эшләрне уңышлы дәвам итәрбез”,– дип өстәде Рәис Миңнеханов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев