Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сабага икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов килде

Бүген  Сабага  эш  визиты белән Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов килде

Бүген  Сабага  эш  визиты белән Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов

килде.

Районда башкарма комитет карары нигезендә 2018 елда төзелә башлаган “Саба” сәнәгать паркына инвесторлар җәлеп итүгә игътибар арта бара. Биредә беренчеләрдән  булып “БиЭйчБи систем” компаниясе 1720 квадрат метрлы бинада вентиляция жиһазлары, климатик системалар җитештерүне башлап җибәрде. Шулай ук терлек азыгы үзәге дә эшкә кереште. Гомумән, сәнәгать паркы  районда урта һәм кече эшмәкәрлекне үстерүдә зур роль уйнаячак. Узган җомгада  паркта район башлыгы Рәис Миңнеханов  озатуында Сабага эш визиты белән килгән Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов та булды һәм җитештерү мәйданчыгының потенциаль резидентлары  белән очрашты. Аларның  эш  планнары белән  кызыксынды. Министрны паркның төзелеше,  киләчәк перспектиавасы белән  идарәче компания  директоры  Илшат  Хуҗин таныштырды. Яңа  мәйданчыкның  инфраструктурасы 30дан артык җитештерү бинасы төзергә мөмкинлек бирә. Инде биредә Нократ Аланыннан җаваплылыгы  чикләнгән “Саба Техмаш” җәмгыяте дә үзенә нигез сала башлаган. Резидент инвестиция проектын 2021 елда тормышка  ашырырга, 18 кешегә  эш  урыны булдырырга  җыена. Министр “Техмаш” җитәкчесеннән җитештереләчәк продукция төрләре белән  кызыксынгач, Дмитрий Груздалин: “Беренче чиратта авыл хуҗалыгы техникасы өчен шнеклар, азык тараткычлар өчен пычаклар ясыйбыз”,– дип җавап бирде. “ЕвроАкцент” җәмгыяте җитәкчесе Сергей Красавин сәнәгать  паркында  урын  алуының сәбәбен, хәзерге  цехларын торак зонасыннан чыгару һәм тагын да күләме ягыннан зуррак биокалдыклар җыйнау  резервуарлары эшләп  чыгару зарурлыгы белән аңлатты. Җитәкчегә  моның  өчен ташламалы  кредиттан  файдаланырга тәкъдим ителде. Алга таба вакуум формалау цехы ачып, резина-техник әйберләр ясарга планлаштыручы шәхси эшмәкәр Наил Ибраһимовны да кызыксынып тыңлады министр һәм әлеге эшчәнлекнең  перспективалары белән кызыксынды. Мидхәт Шаһиәхмәтов  терлек  азыгы цехы базасында төзелеп килүче катнаш азык заводы, “Алмаз” мебель компаниясе эшчәнлеге белән танышты. Җитәкчеләре, белән әңгәмә корып, аларның эш күләмнәре белән кызыксынды. Министрга шулай ук сәнәгать мәйданчыгыннан бераз  читтәрәк сафка басарга тиешле агропарк, азык-төлек эшкәртү кластеры турында  да  мәгълүмат бирелде.

 “Таныштык,  карап  киттек,  күрдек, Сабада яңа эш урыннары булдыру юнәлешендә күп эшләнгән,  алга барасыз. Инвесторларны җәлеп итү өчен республикадан финанслар булышлыгы белән паркта инфраструктураны эшләп бетерергә,  яңа җитештерү  биналар төзәргә кирәк, бурыч шундый. Инде эшләп килүче һәм потенциаль резидентларны республикада булган программаларга кертеп, ярдәм итеп,  аларны шулай  үстереп  җибәрергә кирәк. Әлеге бурычны уңай хәл итәргә уйлыйбыз”,– диде Мидхәт Шаһиәхмәтов  журналистлар белән әңгәмәсендә.

“Эшләү генә түгел, гаиләләргә тормыш итәргә дә  кирәк. Ул  яктан алганда да авыл  җирендә шәһәргә караганда табигать  әйбәтрәк. Резидентлар перспективада  анысын да  исәпкә  алырлар дип  уйлыйбыз.  Республикабызның өстәмә табышы була гына  күрсен. Моңарчы  авылга  социаль  яктан  ярдәм  зур булды,  киләчәктә  технопарклар төзелеше дә  үсеш  алыр”,– дип тулыландырды район башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев