Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сабага РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгының терлекчелек һәм нәсел эше департаменты директоры Дмитрий Бутусов килде

Сабадагы терлек азыгы җитештерү технологиясе чит илләрнекеннән калышмый.

Бу көннәрдә республикабызда зоотехник-селекционерларның агросәнәгать комплексын югары нәтиҗәле тармак итү, авыл кешеләренең тормышын заманча стандартларга туры китерүгә ирешү, традицияләрен, гореф-гадәтләрен саклап калу мәсьәләләренә багышланган Бөтенроссия конкурсы үткәрелде. Әлеге чарада 63 төбәктән килгән белгечләр көч сынашты. Татарстан данын 7 зоотехник-селекционер, шул исәптән безнең районнан Альберт Байметов (“Мәртен” агрофирмасы) яклады. 

Конкурс программасы кысаларында 9 июньдә Сабага Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының терлекчелек һәм нәсел эше департаменты директоры Дмитрий Бутусов килде. Ул Чулпыч авылы янындагы роботлаштырылган сөтчелек комплексында (ПМК) һәм “Иген”кооперативында күптән түгел генә эшли башлаган азык цехында булды. Министрлык вәкилен әлеге уникаль авыл хуҗалыгы объектлары эшчәнлеге белән район башлыгы Рәис Миңнеханов һәм авыл хуҗалыгы, азык-төлек идарәсе начальнигы Гафур Хәсәншин таныштырды. Дмитрий Бутусов районда сөт терлекчелеге үсешенә, малларга сыйфатлы азык хәзерләү эшенең куелышына югары бәя бирде.

Тулырак "Саба таңнары" газетасының киләсе санында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев