Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сабага Татар Каргалысыннан килделәр

Кичә Сабага Оренбург өлкәсе Татар Каргалы авылы делегациясе килде.

Татар Каргалысы – 4 меңнән артык кеше яши торган, Татарстаннан 800 чакрым ераклыкта урнашкан борынгы татар авылы.  Аңа 1745 елда төп чыгышы белән Байлар Сабасыннан булган татар бае Сәгыйть Хәялин  нигез салган. Хәзер ике арада кан-кардәшлек  багланышлары  тагын да ныгыды. Безнекеләр Каргалыга бара,  Татар Каргалысыннан Сабага  киләләр. Бу юлы делегация  составында Оренбург өлкәсендәге тагын бер татар  авылы Алабайталдан дә вәкилләр бар   иде. Кунакларның район буйлап сәяхәте Олы  Шыңардан башланып Тимершык авылы, Лесхоз бистәсе һәм район үзәгендә дәвам итте. Делегацияне башкарма  комитет җитәкчесенең  социаль  мәсьәләләр буенча  урынбасары  Таһир Шәрәфиев, район башлыгы  урынбасары  Расих Закирҗанов озатып   йөрде.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев