Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сабага “Татарстан: барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен!” китабын тапшырдылар

Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты һәм Татарстан Дәүләт архивы Бөек Җиңүнең 75 еллыгына республика халкының фашизмны тар-мар итүгә керткән өлеше турында бай тарихи матерал туплаган “Татарстан: барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен! 1941–1945” китабын чыгарды.

Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты һәм Татарстан  Дәүләт  архивы Бөек  Җиңүнең 75 еллыгына республика   халкының фашизмны тар-мар итүгә керткән  өлеше турында бай тарихи матерал туплаган   “Татарстан: барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен! 1941–1945” китабын чыгарды.  Шул  уңайдан әлеге китапны республика районнарына тапшыру  акциясе  игълан ителде. Бүген әлеге  акция кысаларында  “Татарстан: барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен! 1941–1945” китабы Саба районына тапшырылды. Чарада Татарстан Дәүләт архивы директорының  белешмә  эшләү системалары һәм  комплектлау буенча урынбасары Гүзәл Илдарханова, башкарма комитеты аппараты  җитәкчесе Марат Кәримов  катнашты. Акциянең  музыкаль бизәлешен Саба  мәдәният йорты хезмәткәрләре тәэмин итте.  “Китап Татарстан Республикасы тылы тарихына юл   күрсәтүче булып тора.  Аналитик материаллар белән беррәттән, китапта беренчел чыганакларга да әһәмиятле урын бирелә. Архив документлары, плакатлар, афишалар, фоторәсемнәр, кинохроника кадрлары, фронтовикларның хатлары, сугыш чоры открыткалары белән тулыландырылган визуаль рәт тәкъдим ителгән. Хәтер китабында сугыш елларында ветераннарыбызның армый-талмый хезмәт итүләре турындагы шәхси истәлекләре аеруча зур әһәмияткә ия», – диде Гүзәл Илдарханова. Китапны Саба  көллияте,  гимназия, аерым  фәннәрне тирәнтен   өйрәнү мәктәбе, үзәк китапханә директорлары  кабул итеп  алды.  Китап киң катлам укучыларга, шул исәптән сугыш ветераннарына һәм тыл хезмәтчәннәренә адреслана.

 Әмма барыннан да элек ул сугыш турында бары тик мәктәп дәреслекләреннән, әби-бабалары истәлекләреннән, тарихи китаплардан һәм кинолардан гына карап белгән яшь буынга юнәлдерелгән. Истәлекле китап уку-укыту программаларын һәм факультатив дәрес планнарын төзү, урта һәм югары белем бирү учреждениеләрендә семинарлар һәм конференцияләр үткәрү өчен нигез булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X