Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

"Сабантуй" ат спорты комплексында конкур буенча ярышларның ачылыш тантанасы

Бүген "Сабантуй" ат спорты комплексында конкур буенча ярышларның ачылыш тантанасы үтте. Безнең төбәккә ярышта катнашыр өчен Удмурт, Чуваш республикаларыннан, Киров өлкәсе, Тукай районы , Алабуга, Зәй һәм Казан шәһәрләреннән арлы килгәннәр.

"КСК "Сабантуй" ачык кубогы" ярышының ачылыш тантанасында Саба муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Марат Ишниязов һәм "Сабантуй" спорт мәктәбенең директоры Рамил Габдулманов катнашты. Шулай ук, якташыбыз Зөлфәт Саматов үзенең җыры белән катнашучыларга дәрт биреп, ярышны башлап җибәрде. Хәзерге вакытта  биеклеге 80 см дан алып 110 смга кадәр өч  маршрут буенча конкур ярышлары бара. Әлеге ярышларда “Сабантуй” спорт мәктәбенә йөрүче спортчылар да катнаша.

Зөлфәт Галимов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев