Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сабантуй аукционында иң олы бүләк – морозильникны Түбән Кама шәһәре кунагы Алмаз Шакиров отты [фото+видео]

Сабантуеның халык кайнаган тагын бер күңелле урыны –  Саба шәһәр җирлеге оештырган лотерея уйнату мәйданчыгы булды.

Гадәттәгечә, башта  сәхнә каршысында  аукцион оештырылды.  13 төрле бүләк язылган конвертларны 7-8шәр меңгә сатып алдылар Сабантуй кунаклары.

Иң олы приз – морозильникны Түбән Кама шәһәре кунагы Алмаз Шакиров отты.

Тагын бер кыйммәтле приз – кер юу машинасы Сабадан Данис Сәлахиевка насыйп булган икән. ”Аукционда кер юу машинасын икенче тапкыр отуым. Моннан берничә ел элек  мондый бәхеткә бер юлыккан идек инде. Менә җәмәгатем Гөлсирингә  быел тагын зур бүләк белән кайтам”, – дип сөенече белән уртаклашты бәхетле отыш иясе.

Аукционда күрше Балтач районы кунаклары да катнашты. 

Бүләкләр арасында картина, сетевой фильтр, уенчык машина, телевизор, мини-бассейн да бар иде.

Шулай ук “Саба таңнары” газетасының икенче яртыеллыкка язылуга сертификат та уйнатылды.

Аукционнан соң үткәрелгән лотерея уенына алдан сатылган 200 билетның яртысына  гына отыш чыкты. Иң олы приз – кер юу машинасын Эзмә авылыннан Рәнис Гыйматов отты.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев