Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сабантуйдагы спорт ярышларыннан һәм уеннардан фоторепортаж

Сабантуйга килүчеләр 30га якын уенда һәм спорт ярышларында катнаштылар

Уеннарны һавага 10 әтәч очырып, РФ Пенсия  фондының районара  бүлеге башлады. Балалар арасында әтәчне  беренче булып Сабадан Камил Нуриев тотты.

 

Судан ялан кул белән балык тотучыларны «Газпром трансгаз Казань» җәмгыяте генераль директоры Рөстәм Усманов  бүләкләде. Хатын-кызлар арасында Килдебәктән Ләлә Фәләхова, ирләр арасында Саба  кунагы Камил  Мөхәммәтгалиев  1нче  урынны  алды.

Казначылык департаментының район бүлекчәсе оештырган  йон  эрләү  ярышында 31 кеше  катнашты. Урыннар җеп озынлыгына һәм нечкәлегенә  карап  бирелде. Хатын-кызлар  арасында (18+) 1нче  урынны Сабадан Фидания Галимҗанова,  кечерәкләр арасында Зәлия Сәетова  алды. Ир-егетләр дә ярышты. Туктардан Нуриәхмәт йон эрләүдә  ел  саен катнаша икән. Кул  оешмаса, йоннан җеп ясый алмыйсың. “Мин аркан үрәм. Шуңа  күрә монысы  да  барып  чыга, Җебең кыл  шикелле була дип мактыйлар  да әле”,– ди ул.

Саба Сабантуенда үткәрелгән шахмат ярышына күрше районнардан да  киләләр. Бу  спорт  төренә “Ак Барс Банкы” Саба офисы әзерләгән призларны ирләр һәм хатын-кызлар арасында Кукмарадан Нурлан Хисмәтов белән  Диана Гарәфетдинова  алып  китте.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев