Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сабаның әфган сугышы ветераннары очрашты

 Әфганстаннан Совет гаскәрләре чыгарылуга 30 ел тулу  уңаеннан Сабада 15 февральдә үткәрелгән чара көне буе дәвам итте

 Әфганстаннан Совет гаскәрләре чыгарылуга 30 ел тулу  уңаеннан Сабада 15 февральдә үткәрелгән чара көне буе дәвам итте. Чөнки байтактан барысы да диярлек болай бергә җыелганнары  юк иде һәм әйтер  сүзләр дә, бүләкләүләр дә күп булды. Очрашуга хәзерге  вакытта районыбызда яшәүче локаль сугыштан катнашкан 89 ветеранның 77се килә алган  иде.  Әфганстан җирендә безнең районнан барысы 132  егет интернациональ бурыч үти. Шуларның өчесенә – Язлы Арташтан Фердинанд Шәйдуллинга, Чулпычтан Илфат Зиннәтуллинга, Тенекидән Илгизәр Харисовка исән кайту язмаган була. Исәннәр аларның исемнәрен мәңгеләштерү максатыннан Сабада куелган монумент-һәйкәлгә һәм Мәңгелек  утка  чәчәкләр салдылар.  Чара мәдәният  йортында  дәвам итте. Башкарма  комитет җитәкчесе  Марат Ишниязов,  башкарма  комитеты аппараты  җитәкчесе Марат Кәримов, хәрби  комиссариатның Саба һәм Теләче районнары  начальнигы  Фәнис Закиров,  “Сугышчан туганлык” Бөтенроссия җәмәгать оешмасының  җирле бүлеге рәисе Айрат  Садыйков, Әфганстан  сугышы һәм башка  локаль  конфликтлар инвалидларының  реппублика ихтимагый оешмасы район бүлекчәсе рәисе Илшат Әхмәтшин, Шәмәрдән ашлык кабул итү предприятиесе директоры Фәнис Вәлиев, хәрби  хезмәт ветераны Альфред Габдерахманов әфганчыларга “Әфганстан сугышына 30 ел” истәлек медальләре, Татарстан Республикасы министрлар кабинетының сугыш хәрәкәтләре ветераннары мәсьләләре  буенча коррдинация  советы тапшырдылар. Чарада  яшьармиячеләр, Иске Икшермә  кадет мәктәбе  укучылары катнашты.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев