Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сабинка яр буенда район яшьләре өчен бәйрәм-шоу

1 июльдә Сабинка яр буенда районыбыз яшьләре өчен Россия яшьләре көненә багышлап зур бәйрәм чарасы үткәрелде.

Егет-кызларны бәйрәмнәре белән район башлыгы Рәис Миңнеханов тәбрикләде. “Безнең киләчәгебез – яшь буын. Саба яшьләре республика, Россия күләмендә, шулай ук чит илләрдә дә үзләрен яхшы яктан күрсәтәләр. Аларга һәрвакыт уңышлар юлдаш булсын. Нинди хыяллары бар, барысы да тормышка ашсын. Без – Саба якларыннан дип, бер-берегезне хөрмәт итеп яшәргә язсын”,– диде район башлыгы һәм хезмәт куйган өлкәләрендә яхшы нәтиҗәләргә ирешкән, ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итүне әзерләгән райондашларыбызга ТР Дәүләт Советы Рәисенең, ТР Министрлар Кабинетының, муниципаль Советының Рәхмәт хатларын, район Советының мактау грамоталарын тапшырды. Соңыннан яшьләр өчен шоу оештырылды. Бәйрәм кичен “Минһаҗев”, “Фиеста” төркемнәре чыгышлары, эстрада артистлары чыгышлары бизәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев