Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сайлаулар чорында иминлек саклансын өчен

Бүген Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов рәислегендә Саба муниципаль районында терроризмга каршы комиссиясенең киңәйтелгән утырышы узды.

   Сөйләшүгә авыл (шәһәр) җирлекләре башлыклары, оешма җитәкчеләре дә чакырылды. Утырышка Россия  Федерациясе  Президентын  сайлауларга  әзерлек һәм  аны  үткәрү  чорында террорлык  актларын  кисәтү,  җәмәгать иминлеген тәэмин итү мәсьәләсе куелды. Әлеге көн тәртибе буенча Эчке эшләр министрлыгының Саба  эчке эшләр  бүлеге  полиция  начальнигы  урынбасары  Сәйдәш Латыйпов, 129нчы  янгын часте начальнигы  Илдар Закиров, комиссия сәркатибе Азат  Хәлилов чыгыш  ясады. Шушы  уңайдан комиссия   карар  кабул  итте. Сайлауларны тыныч, имин үткәрү безнең өстә. Һәм безнең төп бурыч!” – диде район башлыгы үзенең  йомгаклау  чыгышында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев