Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Салават Гайнанов истәлегенә

Узган атнада Казанның “Тасма” олимпия резервлары балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә арабыздан вакытсыз киткән Кече Шыңар авылы егете, спорт остасы Салават Гайнанов истәлегенә 12-18 яшьлекләр арасында ачык көрәш турниры уздырылды.

Бәйгене карарга мәрхүмнең туганнары, авылдашлары,  дуслары килгән  иде. 1974 елда туган Салават көрәш белән кече яшьтән шөгыльләнә башлый, Сабантуйларында мәйданга  чыга. Мәктәп укучылары арасында үткәрелгән район, республика ярышларында призлы урыннар яулый. Белем  алуын педагогия институтының физик тәрбия  факультетында дәвам итә. Казан  эшли башлагач, күбрәк Мәскәү районы  командасы  өчен   көрәшә һәм 60 килограммга  кадәрге  үлчәүдә күп кенә бәйгеләрне ота. 2014 елда каты  авырудан вафат булган Салават Гайнановны искә алып уннан артык районнан  көрәшчеләр катнашкан ярышта Саба  егетләре дә сынатмады. Йосыф-Аланнан Илзат Рәхимов һәм Сабадан Нияз Хәлиуллин үз үлчәү категорияләрендә – 1нче, Илнур Хәлиуллин  һәм тренер Илдар Ермолаев кул астында шөгыльләнүче аграр  көллият студенты Рафил Гыйлаҗиев 3нче  урыннарны  алдылар. Батырларга “Тасма” спорт мәктәбе Грамоталары тапшырылды.  Үзе дә көрәшче һәм байтак  ярышларга хәйрия итүче районыбыз  шәхси эшмәкәре Рушан Хафизов әзерләгән бүләкнең берсе иң яхшы техник алым   күрсәткәне өчен Нияз Хәлиуллинга бирелде. “Турнирны инициатива төркеме оештырды. Алдагы  елларда расписаниегә кертелер. Югары дәрәҗәдә  үткәрелер  дигән ышаныч та бар. Һәрхәлдә  турнирны дәвамы булачагына өметләнеп калабыз”,– диде Салаватның энесе Айнур Гайнанов.

Награждение:

Көрәш:

Барлык видео

Фото: http://mdms.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев