Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Салдым кармак, тотарга яраса

Балык тоту шөгыль булса, аны үрчетү – эшмәкәрлекнең бер юнәлеше. Татарстанда уылдык чәчү чорында балык тотуны тыю вакыты 5 июньнән чыкты һәм Сабадан да кармак салырга яратучылар Чулманга, Нократка ашыкты. Ә бит районыбыздан башланган Мишәдә дә 40-50 еллар элек балык мыҗгып тора иде. Кармагыңны салып кына өлгер. Хәзер суы кимегәч, балыгы да калмады диярлек. Кармак салырга Мишәнең Теләче, Питрәч, Лаеш районнары территорияләре аша үткән урыннарына гына барсаң инде.

Ә инде ясалма күлләргә килгәндә, районыбызда рәсми теркәлгән муниципаль дәрәҗәдәге – 21, федераль әһәмияттәге 2 гидротехник корылма булып, аларда балык тоту сулыкларны арендага алган хуҗаларның рөхсәтенә бәйле. Чөнки күл – ябык система, анда башта карпмы, сазан маймычымы җибәрергә кирәк. Ә бу инде хезмәт. Мондый буаларда балык тоткан өчен түләү мәсьәләсенә тукталсак, "Балык тоту һәм биологик су ресурс­ларын саклау турында"гы Федераль закон (20.12 2004) нигезендә граҗданнар бары тик гомуми кулланылыштагы су объектларында гына бушлай һәм ирекле рәвештә балык тотарга хокуклы. Су объекты физик яки юридик затка балыкчылык өчен арендага бирелсә, ул гомуми кулланылыштагы режимын югалта. Бу очракта әлеге сулык территориясенә бары арендага алучы яки милекче белән килешү нигезендә генә керергә мөмкин. “Авыл хуҗалыгы өчен билгеләнгән җирләр әйләнеше турында"гы Федераль закон физик һәм юридик затларга авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү максатларында авыл хуҗалыгы җирләрен арендага алу хокукын бирә. Анда куаклык яки сулык урнашуга карамастан, бу участок файдалануга алган затның милке булып санала. Балык үрчетүче дә терлекчелек, кошчылык, үсемлекчелек белән шөгыльләнүче кебек үк хокукларга ия. Беркем дә терлекчене – ит, игенчене икмәк саткан өчен гаепләми. Балыкчылык та авыл хуҗалыгы тармагының бер төре. Бу эшчәнлек белән шөгыльләнүчеләргә дә экологик, санитар-эпидемиологик, ветеринар һәм закон тарафыннан билгеләнгән башка таләпләр куела. Шартларын гидротехник корылма, күл хуҗасы билгели”,– ди җир, милек мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Алим Галиуллин.

Балык үрчетү белән шөгыль­лә­нергә теләүчеләргә хөкүмәт ярдәм дә итә әле. Безнең районда 2018-2020 елларда ике эшмәкәр бу максатка грант алуга да иреште. Алар хәзер балык үрчетү белән профессиональ дәрәҗәдә шөгыльләнә. Арташ янындагы буада Илнар Гарипов карплар семьялыгындагы балыкларны ясалма юл белән үрчетү технологиясен үзләштерде. Хәзер суга толстолобик, ак амур личинкаларын да җибәрде.

Грантны 2018 елда алган Айрат Рәхимов исә Туктар авылы өстендәге күлдә керкә (форель) балыгы үрчетүгә махсуслашкан. Быел ике бассейнга 2 меңнән артык уылдыктан чыккан вак балык җибәргән. Алар кыйммәт йөри, берсе 20-25 сум тора икән. Радушный дип аталган керкәләрне көнгә 4-5 тапкыр ашата. “Күлдә карплар да бар, алар суүсемнәр белән тукланып, күлне чистарта. Өстәмә рәвештә бодай да сибәбез. Гомумән, күл балыгы ашатмыйча гына үсми. Бер килограммга җитсен өчен шулкадәр азык кирәк. Бер килосының бәясе 250 сум тора. Балык яхшы үссен өчен азыкта 40 процентка кадәр протеин булырга, су әйләнеше тәэмин ителергә һәм суга өстәмә рәвештә кислород бирелергә тиеш. Керкә өчен суның оптималь температурасы 14-16 градус булуы шарт. Диңгез төре саналган стальноголовой дигәнен 2, хәтта 2,5 ел үстерергә кирәк. Күрәсез, чыгымлы хезмәт, шуңа сату бәясе дә кыйммәт йөри”,– ди ихтиология курслары узган Айрат Рәхимов.

Күлдә балык тоту тыелган, бу хакта килү юлына куелган кисәтү тактасы да искәртә. Айратның Юлбат авылы янында да күле бар, анысын халык өчен балык тотып, ял итү урынына әйләндерү турында хыяллана. Әмма моның өчен байтак административ киртә узарга кирәк булачак.

Гомумән, ясалма сулыклар балык тотып ял итәргә яраткан кешеләр тормышында сизелерлек роль уйный. Ул ничек оештырыла – монысын күл хуҗасы хәл итә. “Бер сүзем юк, эләгә икән, тотсыннар гына, акча сорамыйм. Тик тиешле чисталыкны гына сакласыннар иде”,– ди Явлаштау авыл җирлегендәге 4 күлнең берсенең хуҗасы Илгиз Вәлиев. Экология проблемасы кискенләшү шартларында анысы да мөһим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев