Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

Сатып алучы һәрвакыт хаклымы, канун аның яклымы?

Сатып алган товардан уңу – зур шатлык. Хәзерге заманда һәр кулланучы грамоталы булырга, үзенең хокукларын яклый белергә тиеш. Хаклы була торып та, гаделлек тантана итмәсә, бик начар хәл.

 Бу уңайдан алар кулланучыларның хокукларын  яклаучылар ярдәменә өмет итә ала. Шул максаттан Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе  Арча территориаль органы белгечләре урыннарга  чыгып та граҗданнарны кабул итә. Алар Саба районында да еш булалар һәм авыл җирлекләрендә очрашулар үткәрәләр, сатып алучыны  кызыксындырган  сораулар буенча консультацияләр бирәләр. Кабул итүләр  вакытында алынган җаваплардан  чыгып, инспекциянең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге житәкчесе Ләйсән Абдуллинага мөрәҗәгать иттек.
–Ләйсән Илсуровна, бер ана, кызыма  акыл­лы сәгать алган идем. Ул аңа ошамады. Мин аны башкага алмаштыра аламмы, дигән. Җавап нинди булды?
–“Кулланучылар хокукларын яклау турындагы Законның 25нче маддәсенең 1нче пункты нигезендә, 14 көн дәвамында (сатып алу көнен санамыйча) сыйфаты сакланган, азык-төлек булмаган товарны шул ук сатучыдан шундый ук товарга алмаштырып  алырга була. Әгәр сатып алынган товар формасы, габаритлары, фасоны, төсе, размеры яки комплектациясе буенча туры килмәсә, алмаштырыла. Моның өчен сатып алынган товар кулланылмаган, аның товар кыяфәте, пломбалары, фабрика ярлыклары сакланган булырга тиеш. Шулай ук товар яки касса чегы, яисә товарга акча түләнгән булуны раслый торган башка документ  та кирәк булачак.
Әмма алмаштырып һәм кире кайтарып булмый торган товарлар да бар. Моңа көнкүрештә кулланыла торган техник яктан катлаулы товарлар, шул исәптән кесә һәм кул сәгатьләре, механик, электрон-механик яки ике һәм аннан да күбрәк функцияле электрон сәгатьләр дә керә. Шулай итеп, Законның 25нче маддәсе нигезендә, акыллы сәгатьләрне кире тапшырып яки алмаштырып булмый.
–Саба муниципаль районында чираттагы дежурлыкны үткәргәндә, бер кулланучы Арча территориаль органының хез­мәткәрләренә «Ә коляска белән кибеткә кереп буламы, әллә мин колясканы калдырып, баланы кулда күтәреп йөрергә тиешме?» дигән сорау белән мөрәҗәгать иткән.
–Без барыбыз да көндәлек тормышыбызда товарлар, эшләр һәм хезмәт күрсәтүләр өлкәсендә кулланучылар булып торабыз. Көн саен безнең һәркайсыбыз, телефон аша сөйләшеп, транспорт хезмәтеннән файдаланып, кафеда төшке аш ашап, кредит алып, кулланучыга әверелә. Еш кына без бу мөнәсәбәтләрнең хокукый ягына игътибар итмибез. Кулланучылар буларак үз гамәлләрен һәм сатучы (җитештерүче яки башкаручы) гамәлләрен бәяләү зарурлыгы, кызганычка каршы, безнең хокукларыбыз бозылганнан соң гына килеп чыга.
Безнең кибетләр үз кагыйдәләрен уйлап табарга ярата, һәм монда аларның фантазиясе белән килешүе кыен. Мисал өчен, «Балалар арбасы белән кибеткә керү тыела». Мондый  язуга ничек  карарга  соң? Бу кибет хуҗаларының балалар арбасы этеп барган кешеләрнең халыкның аз хәрәкәтләнүче төркеменә керүен онытып, үзләре уйлап тапкан кагыйдәләргә карый. Россия Федерациясе Конституциясенең 27нче статьясында, законлы рәвештә ил территориясендә булган һәр кеше ирекле хәрәкәт итәргә, тору һәм яшәү урынын сайларга хокуклы, диелгән.
Шулай ук, РФ Гражданнар кодексында оешманың сату-алу шартнамәләрен тө­зегәндә бер төркем затларга өстенлек бирү хокукы юк (законда әйтелгән очраклардан тыш) дип күрсәтелгән. Шуңа бәйле рәвештә, кибет балалар арбасы белән килүчеләргә сату-алу килешүе төзүдән баш тартырга хокуклы була алмый һәм аларга сәүдә залына керүне тәэмин итәргә тиеш. Бу нормалар күп кенә норматив-хокукый актларда беркетелгән. Шуңа да истә тотарга кирәк: хәзерге вакытта безнең илдә гамәлдәге бер генә закон да гражданнарның балалар арбалары белән бинага һәм кирәкле урыннарга керүләрен тыюны күздә тотмый.
–Сатып алучы пыяла банканы яки шешәне (эчемлек) ялгыш төшереп ваткан очракта бәясен түләргә тиешме?”
–Әгәр сатып алучы очраклы рәвештә товарны кассада исәп-хисап  ясаганчы зарарлаган икән, сатучы түләүне таләп итә алмый. Шартнамәдә башкача каралмаган булса, мөлкәтне очраклы юк итү яки аңа зыян салу хәтәре өчен, РФ Гражданлык кодексының 211нче статьясы нигезендә, кибет җаваплы. Мисалга, товар сатып алучының саксызлыгы яки кибетнең тиешле булмаган шартлары аркасында (тар юллар, тотрыксыз стеллажлар, юеш идән) ватылырга  мөмкин. Әгәр товарны махсус ташласа,  үзен табигый тотмаса (йөгерсә, исерек хәлдә булса) бу очракта сатып алучы гаепле була. Конфликт килеп чыкса, кеше үзенең гаепсезлеген видеокүзәтү камераларыннан язмалар кулланып исбатлый ала.
–Сабада сатып алучыларны алдау очраклары бар. Әйтик, 4 чипсы алсаң, чекка 5 итеп сугу. Сатып алучы моны өенә кайткач чекны  караганда белә һәм яңадан кибеткә барып йә акчасын ала, йә тагын бер чипсы. Сатучы, абау, шулай булган мени дә, шуның белән эш бетә. Ә сатучыга бу очракта нинди дә булса чара каралганмы?
–Законда теләсә нинди хокук бозу өчен җаваплылык каралган. Бу очракта  РФ КоАПның  14.7нче маддәсе («Кулланучыларны алдау») нигезендә штраф рәвешендә. Андый хәлгә юлыкмас өчен киңәшем шул: никадәр ашыксагыз да, товарны алганнан соң чекка күз салыгыз. Әгәр чекны өйгә кайткач карасагыз, яраксыз товарны тапшыру өчен кибеткә кире барасыгыз килмәячәк, шулай ук алынган азык-төлек күләмен исбатлау да авыр булачак. Кибетләрдә һәр кассаны контрольдә тоту өчен видеокамералар урнаштырылган, алар кассирның барлык гамәлен, шул исәптән суммасы исәпләнелгән товар күләмен дә яздырып бара.
Әгәр сатып алынган товарларда һәм су­гылган чектагы аерманы өйдә генә күр­гәндә, кибет җитәкчелегенә мөрәҗәгать итеп, проблеманы тыныч юл белән дә хәл итәргә була. Чекны күрсәтеп, проблема турында администрациягә хәбәр итсеннәр. Видеокүзәтү камераларыннан язмаларны күрсәтүләрен сорасыннар. Әгәр андый мөмкинлек юк икән, кулланучы товар номенклатурасы буенча чагыштыруны таләп итәргә, бигрәк тә товарны сату турындагы мәгълүматларын тикшерергә хокуклы. Әгәр кибет администрациясе каршы килә икән, дәгъва язсыннар, аларга Арча территориаль органы хезмәткәрләре ярдәм итәчәк. Сәүдә объекты җитәкчелеге аңа 10 көн эчендә җавап бирергә тиеш. Сатылган товарның күләме дөрес булмавы һәм кибетнең акчаны кире кайтарудан баш тартуы очрагында Роспотребнадзорга мөрәҗәгать итәргә киңәш итәбез. Мондый тәртип бозучыларга  чара  күрергә кирәк.
–Сатып алучылар кибет киштәләреннән арткы рәткә куелган продукцияне алырга тырыша. Имеш, алгы якка срогы чыгар вакыты җитеп килгән продуктларны куялар. Киштәләргә продукт тезүнең регламенты бармы?
– Киштәләргә продукт тезүнең махсус регламенты билгеләнмәгән. Һәр кибет хуҗасы товарны үз кагыйдәләре буенча урнаштыра. Ләкин киштәләрдә срогы чыккан товарлар булырга тиеш түгел. Әгәр шундый очракларга юлыгасыз икән, бу турыда сатучыларга да әйтүегез һәм контроль органнарына хәбәр итүегез сорала.
– Хокуклары бозылган очракта, эшне зурга  җибәрмәс,  намусын һәм абруен кимсетүдән качу өчен кулланучы нишләргә тиеш?
 Конфликт – ул һәрвакыт кулланучы һәм сатучы (хезмәт күрсәтүче) арасында каршылык. Гамәлдәге Закон кулланучы сатучы (башкаручы) арасындагы конфликтлы хәлләрне судтан тыш һәм суд тәртибендә хәл итү мөмкинлеген күздә тота. Практика  күрсәткәнчә, бәхәсне  тыныч юл белән хәл итү отышлырак.
Судка мөрәҗәгать иткәнче, башта үз хокукларыгызны судка кадәр үзегез якларга тырышыгыз.  Еш кына сатучылар, җитештерүчеләр һәм эш башкаручылар, кулланучының хокукый белемсезлеген күреп, ул үз хокукларын ахырга кадәр якламаячак дип өметләнәләр. Бу кулланучының законлы таләпләрен ирекле тәртиптә үтәүдән баш тартуның иң еш сәбәбе булып тора. Шуңа күрә еш кына, аларны үтәү өчен, үз таләпләреңне дөрес  бәян итү дә җитәрлек була.  Әгәр сезгә законлы таләпләрегезне үтәүдән баш тартсалар,  судка мөрәҗәгать итегез. Суд процессы шактый озакка сузылып, сездән күпмедер көч һәм вакыт таләп итсә дә, моннан баш тартырга кирәкми. Чөнки сез үз таләпләрегезне үтәүгә һәм зыянны, шул исәптән суд чыгымнарын һәм әхлакый зыянны тулысынча каплауга ирешә аласыз. Шуны кисәтеп үтәм, конфликтлы вәзгыятьтә иң беренчедән үзеңне тыныч тотарга кирәк.    
Хокукларыгызны белмәсәгез, консультация алыр өчен кулланучының хокукларын яклау оешмаларына мөрәҗәгать итәргә кирәк.  
Әңгәмәдәш – Фәнил Мәүлетов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев