Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Савымчы булмау сәбәп түгел

“Шытсу” авыл хуҗалыгы предриятиесе базасында үткәрелгән киңәшмәдә район терлекчелеге тармагында 8 айлык хезмәт нәтиҗәләренә йомгак ясадылар.

Эшлекле сөйләшүдә район башлыгы Рәис Миңнеханов,  хуҗалык җитәкчеләре һәм белгечләре  катнашты. 

Район  авыл хуҗалыгы һәм  азык-төлек  идарәсе икътисадчысы  Рушания  Бәширова, җитештерү бүлеге  консультанты  Илшат Нурмиев чыгышларында әйтелгәнчә, 1 сентябрьгә терлекчелек тармагында 3,9071 миллиард  сумлык  продукция сатылган.  Бу былтыргының  шушы  чорындагыдан 23 процентка   күбрәк һәм барлык  акча кеременең 90 процентын тәшкил итә.

  Үсешкә җитештерүнең һәм сөт бәяләренең  артуы  хисабына ирешелә. Әйтик, июль  аенда сөтнең литры  38,2 сумнан (НДС белән)  сатылса, августта 37,25 сумга  җиткән.  Сентябрь  аенда да бәяләр арту  ягына  үзгәргән.  Савым  сыерларының продуктлылыгына килсәк, сөт җитештерү былтыргының  8  ае   күрсәткеченә карата – 108, ит 101 процент булган.

Шул  ук  вакытта Сатыш бүлекчәсендә, Урта Саба, Килдебәк, Тимершык бригадаларында  артка  чигенү   күзәтелгән. Киңәшмә барышында  район  баш­лыгын  динамикадагы саннар  –  айлыклап әзерләнгән  ана­лиз   күбрәк кызыксындырды. Сөт  җитештерүне 1 сентябрьгә 1 ав­густ  күрсәткеченнән  киметкән хуҗалык  җитәкчеләре  моның  сәбәпләрен төрлечә аңлатты. Кайдадыр робот ватылган  яисә савымчы булмаган һәм башкалар.

“Чирен  яшергән  үлгән. Һәр сәбәпнең  эченә  керергә  кирәк һәм,  ялгыш кабатланмасын өчен,  аны башкалар  да белеп торсын.  Бер сыер савучы булмау аркасында  бөтен  фермада сөт  кимергә тиеш түгел”, – диде  район башлыгы.

Шулай ук 1нче-2нче  лактациядә гамәлдән чыгарылган  сыерлар саны күп  бул­ган хуҗалык  җитәкчеләренә моның сәбәпләрен  җитди анализлап, тиешле  чаралар   күрергә  кирәклеген искәртте. 

“Шытсу” предприятиесенең икътисад күрсәткечләре белән   баш бухгалтер Алсу Сөнгатуллина таныштырды.  Нәселле таналар үстерү белән шөгыльләнүче ху­җа­лык буларак алып барылган эшчәнлеккә дә тукталды.

Семинарның практик  өлеше Югары  Шытсу терлекчелек  комплексында  дәвам итте.  Зоотехник Нәҗип Гарипов раздойдагы  сыерларга тәкъдим иткән үзенчәлекле рацион семинарда  катнашучыларда  кызыксыну   уятты.

Биредә  үк кукурузны җыеп алу мәсьәләсенә кагылышлы   сөйләшү дә алып  барылды. Рос­сель­хозцентрның республика фи­­лиалы Саба районы бүлеге җитәкчесе Васил Кәбиров әлеге  туклыклы  культурадан сыйфатлы силос салу технологиясенә тукталды. Аерым участокларда эшне  бүгеннән башларга  кирәклегенә басым  ясады. Инде кайбер ху­җалыкларда   комбайннар басуларга  кергән. Саба  азык үзәгенә кайткан  кукурузның крахмалы – 23,8, суданканыкы 21,6 процент тәшкил иткән.

“Нигездә шулай туры  килә.   Мәйданнары,  өлгереше буенча анализлап карасак, табигать шартлары  кукуруз өчен  уңай килде дип әйтә алабыз.   Чагыштырмача  уңышы начар  түгел. Бар бик  яхшы, уртача һәм уртачадан түбән  мәйданнар. Ә инде төп параметр –  гибридларны нигезле итеп  сайлау, чәчү сроклары, дөрес  куелык – шулардан күп торачак. Әлбәттә, акчаңны түләсәң, кукуруз орлыгын  китереп  бушаталар,  анысы  өчен  күп  акыл  кирәкми.  Үзебезнең   кукурузны суктырган  еллар  булды. Быел  да күпмедер мөмкинлек булыр  дип  уйлыйбыз.  Гектарыннан  40-50 центнер уңыш җыйнасак, фуражның да шактый күләмдә  структурасын   үзгәртә алабыз.  Әгәр дә сыерлардан сөтне  күп  саварга  телибез икән – 30  килограмм,  тагын  да   югары  – аларга  кимендә 3  килограмм кукуруз  ашатырга тиешбез. Төп мәсьәлә шул. Ничек  булдыра  алабыз– анысы  үзебездән тора”, – дип ачыклык  кертте  идарә  начальнигы  Гафур  Хәсәншин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев