Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Үсеш стратегиясе киләчәкне билгели

Бүгенге сәхифәбез Түбән Шытсу авыл җирлегенә багышлана

Түбән Шытсу авыл җирлеге иң 2008 елга кадәр биш торак пунктны (Түбән Шытсу, Югары Шытсу, Елыш, Чәбки Саба, Мамалай) үз эченә алган зур җирлекләрнең берсе иде. 1986 елда юкка чыккан Көек авылы да шушы биләмә чикләрендә урнашкан булган. Хәзер җирлек өч торак пунктны берләштерә, 230 хуҗалыкта 674 кеше яши. Халыкның нормаль тормыш шартлары тудыру, гомумән, муниципаль берәмлекләр эшчәнлеген бәяләү критерийлары буенча билгеләнгән баллар рейтингында Түбән Шытсу авыл җирлеге беренче бишлектә бара. 2018 елда бөтенроссия күләмендә оештырылган “21 гасыр авылы” дип исемләнгән конкурс үткәрелгән иде. Түбән Шытсу авылы әлеге бәйгедә җиңүчеләр исемлегенә керде.

 

Халык сорый, без эшлибез

– Төп максаты перспективалы юнәлеш тотучы авылларны үстерүнең уңышлы гамәлләрен ачыклау һәм аларга ярдәм итү булган конкурс Россия авыл яшьләре берлеге, Федерация Советы ярдәмендә оештырылган бәйгедә җиңү тагын да зур планнар корып эшләргә этәргеч бирде,– диде җирлек башлыгы Булат Мәүлетов.

– Җирле үзидарә эшчәнлегендә шунсыз мөмкин дә түгел. 2030 елга кадәр үсеш стратегиябез бар, планлаштырганда шуңа таянабыз. Халык күтәргән мәсьәләләр хәл ителә һәм яңа проблемалар туа тора. Былтыр гражданнар җыенында күтәрелгән сорауны үтәп, грант акчасына Түбән Шытсу авылында җәяүлеләр өчен 530 метр озынлыкта тротуар салынды. Хәзер халык спорт мәйданчыгы сорый. Аны киләсе елга үзара салымга эшләргә планлаштырабыз. Түбән Шытсуда, республика бюджетыннан бирелгәнен дә өстәгәч, 320 мең сум тирәсе акча җыела. Башкарып чыгарбыз дип уйлыйбыз. Югары Шытсуда кәрәзле элемтә начар, ул мәсьәләне дә итәргә кирәк. Моңарчы җирлектә нибары бер фельдшер эшли иде. Шушы көннәрдә өч авылыбыз да медиклы булды. Медицина көллиятен тәмамлаган Түбән Шытсу кызы Инзилә Зәкиҗанова Елыш авылында хезмәт күрсәтә башлады. Югары Шытсуда халык сәламәтлеге сагына Алисә Нәбиуллина алынды. Авылга килеп эшләүче буларак, ул “Земский доктор” программасы грантына да дәгъва кыла. Яшьләрне әнә шулай авылда күбрәк калдырасы иде. Бу максаттан төрле программалар эшли. Алда торган бурычларга килгәндә, Түбән Шытсуда инеш елгасын тирәнәйтү чистартуны башкарып булмасмы дибез. Чөнки язгы ташуда су җәелеп зыян күрүче хуҗалыклар бар. Югары Шытсу авылының Ленин урамына чокыр ремонты кирәк, Елыш авылында каптаж эшләнсә дә, суы житеп бетми. Болар барысы да акрынлап хәл ителәчәк. Туган якларында калучылар һәм кайтучылар булганда гына, авыллар гөрләп яшәячәк.

 

Йөгерә дә, калфак та тегә

Югары Шытсу авылында яшәүче Сәрия Мөхетдинованың исеме газетабызның “Спорт яңалыклары” рубрикасында байтак еллардан бирле языла. Җиңел атлетика ярышларында катнашып, йә җиңүче, йә призер була ул. Аны спортчы буларак башкарган хезмәте чыныктырган.

“Эшем шундый булды: гел җәяү йөрисе, соңарсаң, йөгерәсе. Ындыр табагыбыз тау башында. Учетчы булып эшләгәндә шунда көненә бишәр-алтышар тапкыр менеп-төшә идем. Фермада сарыклар да карадым, сөт тә җыйдым, йорт борынча йөреп колхозчыларга эшкә дә әйттем. Гел җәяү. Бервакыт авыл Советы рәисе әйтә: Сабада пенсионерлар ярышы була, бармыйсыңмы, ди. Бардым һәм йөгерүдә 1нче урынны алдым. Шул елны ук Казанга да алып киттеләр. Безнең команда җиңеп кайтты. Ярышларда 9 ел рәттән катнаштым. Вакыты җиткәч, барысы килеп ашкынып торасың икән ул. Ничектер күңел спортка тартыла. Әлбәттә, җиңү өчен даими шөгыльләнергә кирәк. Ә кул эшенә маһирлык әти-әнидән килә. Әнием Мәгфрүзның аяк белән әйләндерә торган тегү машинасы белән телогрейкалар да теккән. Әтисе агач эше остасы иде. Мин дә гамажлар, итәкләр, кофталар бәйләргә яшьтән өйрәндем. Ә калфакларны пенсиягә чыккач тегә башладым. Бу шөгыль күңелгә рәхәтлек бирә, борчулар онытылып тора, гел шуны уйлап баш чистара. Калфак киеп йөрүче татар хатын-кызларын күреп сокланам мин. Димәк, без онытылган гадәтләрне яңадан үзебезгә кире кайтарабыз. Калфак тегү бик вак эш. Берсенә атнага якын вакыт китә. Сәйләнннәрне ябыштырып кына куйсаң, бер ике елдан куба да бетә. Шуңа энә белән беркетәм. Япон сәйләннәре әйбәт, нәфислеге белән аерылып торалар, ләкин бик вак. Бик нечкә энә кирәк. Җепне энә күзеннән үткәрүе кыен. Карап торган энәм бар, сына гына күрмәсен”,– ди Сәрия.

Әзер калфакларны авылдашларына да биргән, читтән килеп алганнар. Гомумән, Сәрия ханым аларны һич тә сату өчен текми. Оныклары милли киемнәр барлыгын белсеннәр, традицияләребезне онытмасыннар. Төп максаты әнә шул. Авыл уңган апалар белән дә матур. Сәрия һәм Шамил Мөхетдиновлар апрель аенда ук коронавируска каршы вакцина ясатып та авылдашларына үрнәк күрсәткәннәр.

 

“Ләгән тартып төшәләр иде”

Галия Әдһәмова, 1977-2006 елларда авыл Советы рәисе:

– Җирле үзидарә бурычы – халык белән эшләү. Мине партия заманында 23 яшемдә авыл Советы рәисе иттеләр. Югалып калмадым, әмма мәктәбемне бик сагындым, балаларны ярата идем, шунысы авыр булды. Җитмешенче елларда “силсәвит” өчен төп мәсьәлә учреждениеләрне кышкы ягу сезонына әзерләү иде. Июль аенда эшли башладым, 6 авылдагы бер мәктәптә дә, клубта да утын юк. Колхоз Шәмәрдәннән ягулык ташырга кичке нарядта машина бирә, икенче көнне транспорт хуҗалыкның үзенә кирәк булып чыга. Кышын юл мәсьәләсе туа. Мин эшли башлаганда Сад Ключ авылында да 8 йорт бар иде әле. Иң соңыннан китапханәсе ябылды. Авыл кешеләре продукция алырга Шытсуга кыш көне ләгән тартып төштеләр. Почтальоннар авыл Советына сукмакка маяк утырту гозере белән керәләр иде.

Телефон авыл Советында гына һәм ул берәрсе авырып китсә дә яки йөкле хатынның бала табар вакыты җитсә дә чылтырый. Үземнекен эшләмәсәм эшләмәдем, халык мәнфәгатен үтәргә тырыштым. Ул чорда авыл Советы каршында даими комиссияләр күп төзелә иде, эштә аларга таяндык. Гаилә низаглары, табигатьне саклау мәсьәләләре аларда тикшерелде. Көнүзәк проблемалар сессияләргә куелды Хәзер вәзгыять башка, шулай да җирле үзидарәне алып бару җиңел түгел. Булат Мәүлетов 26 яшендә эшкә тиз кереп китте. Халык аны ярата, тыңлый һәм кушылганны үтәргә тырыша. Үз тәҗрибәмнән чыгып әйтәм, җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл иткәндә, бу – төп шартларның берсе

 

Азат – пионер фермер

Түбән Шытсу авыл җирлеге КФХлар, гаилә фермалары белән мактана алмый. Күпләр өчен төп эш урыны саналган “Шытсу” предприятиесендә хезмәткә түләү шактый югары һәм вакытында бирелгәндә, нигә аерылып чыгарга! Шулай да Хәбибрахмановлар тәвәккәлли. 2019 елда “Эш башлаучы фермер” программасы нигезендә крестьян-фермер хуҗалыгы оештыралар. Хөкүмәттән 2,727 миллион сум субсидия алып, 50 мөгезле эре терлекне симертү өчен япан кырда ферма төзиләр. Пай җирләре 10,86 гектар тәшкил итә, анда клевер үстерәләр.

“Малларны барыбыз да ярата. Кызыктык та, уйладык та, дәүләт программасына керергә булдык. Эшли башлагач кына фермерлык авыр хезмәт икәнен белдек. Хәзер без көне-төне шул эштә. Музыканы кушып куябыз да, үгезләр янында мәш киләбез. Улларыбыз да көндез дә, кич тә фермада. Алар аркандагы бозауларга су эчерә, чистарта-җыештыра”,– дип сөйли тормыш иптәше Рәмзия.

Азат Хәбибрахмановның тракторы, тагылма агрегатлары үзенеке, кеше яллыйсы юк. Җирлек башлыгы әйткәнчә, авылда КФХ барлыкка килүе башкалар өчен маяк булган. Фермерлыкка күчү тәртибе белән кызыксынучылар арткан.

“Шулай да бераз, без өйләнгәч төн кыска булды, кебегрәк килеп чыкты. Ел коры килде. Ашлыкны кыйммәткә сатып алырга туры киләчәк. Шулай да артка чигенү юк. Оптимизм булсын, исән-сау эшләргә язсын".

 

 

Атказанган ветеринар

Түбән Шытсу авыл җирлегендә хезмәтендә атказанган 7 кеше бар. Шуларның берсе – “Шытсу”да баш ветеринар булып эшләүче Мөршидә Тимершәех кызы Гыймадиева.

2020 елда аңа “Татарстан Республикасының Атказанган ветеринария табибы” дигән мактаулы исем бирелде. 2011 елда хуҗалыкка эш визиты белән килгән авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов аннан: “Нигә Казанны узып, укырга Буага киттегез? Үгездән кан алырга көчен җитәме?”– дип сорап куя. “Урынын белсәң, җитә”,– дип җавап бирә Мөршидә. Буа техникумын сайлавы мәктәптән соң юлллама белән укырга җибәрүләрен сорап хуҗалык җитәкчесе Равил Сөнгатуллинга керүенә бәйле. “Буадан укырга чакырып кеше килде, бар, сеңлем, шунда, үкенмәссең”,– ди рәис. Бу адымын агроном җизнәсе дә хуплый. Эшен яраткан Мөршидә шушы һөнәрне сайлавына үкенми. Ул 35 ел Түбән Шытсу авыл җирлегендә эпизоотик хәлнең иминлеген тәэмин итә.

“Профилактика участок табиблары белән берлектә күрелә. Эш күрсәткечләребез начар түгел, Лейкоз, йогышлы авырулар булганы юк. Тояк чиренә каршы торабыз Элегрәк авыррак иде, көтүдә тана күбенгән вакытлар булды. Авыл кешеләре яшь терлекләр чирләсә, сыерлары бозаулый алмаса киләләр. Үз вакытында дуңгызчылык тармагын да тәртиптә тоттык. Аларны сагынып та куям. Кызганыч, хәзер мал асраучылар кимеп бара. Кайчандыр Югары Шытсуда көтүгә 120 сыер чыкса, хәзер 30 тирәсе генә. Теләгем шул: авылда мал асрауны киметмәсеннәр иде”,– ди атказанган ветеринар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев