Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Ш.Биктимиров исемендәге район мәдәният йортында Саба балалар сәнгать мәктәбендә белем алучы, төрле дәрәҗәдәге конкурсларда җиңү яулаган укучыларны тәбрикләү тантанасы узды

26 май көнне Ш.Биктимиров исемендәге район мәдәният йортында Саба балалар сәнгать мәктәбендә белем алучы, төрле дәрәҗәдәге конкурсларда җиңү яулаган укучыларны тәбрикләү тантанасы узды. Чара барышында Саба районы башкарма комитеты аппараты житәкчесе Каримов М.Р. төрле дәрәҗәдәге конкурсларда катнашып, ГРАН-ПРИ дипломына ия булган укучыларга һәм аларның укытучыларына Саба районы башлыгы Р.Н.Миңнехановның “Рәхмәт сүзе” грамотасын һәм медальләр тапшырды.

Саба балалар сәнгать мәктәбе директоры Газизов А.З. балаларга район һәм мәктәп күләмендә үткәрелгән чараларда актив катнашканнары өчен рәхмәт сүзләре белдерде һәм халыкара, бөтенроссия, төбәкара һәм республика конкурсларында җиңү яулаган укучыларга диплом һәм истәлекле медальләр тапшырды. Шулай ук чара барышында мәдәният бүлеге җитәкчесе Р.Ф. Заһидуллин  котлау сүзләрен җиткереп, укытучыларга “Рәхмәт хаты” тапшырды. Мәдәният йорты фойесында укучыларның  диплом һәм кубокларыннан күргәзмә оештырылды. Укучылар тамашачыларны  матур чыгышлары белән сөендерделәр. Һәр чыгыш көчле алкышларга күмелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев