Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Шифалы куллы табиб

Саба үзәк хастаханәсендә 35 ел табиб-хирург булып эшләүче Фәрит Лотфулла улы Биктов, үзе турында язарга уйлавымны белгәч, башта икеләнеп торды. «Курыкмагыз, операция ясау кебек авыр түгел, сорауларга җавап кына бирәсе», -- дидем. «Операция ясау миңа күпкә җиңелрәк булыр иде», - диде ул.

1987 елның 17 июлендә Саба үзәк хастаханәсенә юллама белән җибәрелгән яшь, энергияле хирургка бу еллар эчендә нинди генә операцияләр ясарга туры килмәгән дә, кемнәрнең генә гомере саклап калынмаган. Язмыш кушуы шулдыр, Арча районының Иске Кенәр авылында туып-үскән егеткә бөтен гомерен күршедәге Саба районы халкының сәламәтлеген сакларга язган булып чыга. Юк, алай дип әйтү генә дөреслеккә туры килмәс, Биктов дигән шифалы куллы хирургны тирә-юнь районнардан да бик еш эзләп киләләр. Тумыштан табиб, дип нәкъ менә Фәрит Лотфулла улы кебекләргә әйтәләрдер. Хирург булырга балачактан хыялланганлыгын, кечкенәдән кайбер җанварларга операцияләр ясап, тәҗрибәләр үткәргәнен яшерми ул. Казан медицина институтын тәмамлагач ясаган тәүге операциясен дә яхшы хәтерли. «Ул вакытта мин беренче пациентымның кем булуын танымасам да, бераздан аның Мәгъсүм Галиуллин икәнлеген белдем. Ул үзе дә килеп миңа берничә тапкыр әйтте. Аңа: “Яңа гына эшли башлаган яшь кеше, керәсеңме, курыкмыйсыңмы?» –дигәннәр. «Курыкмыйм», – дигән Мәгъсүм Вәлиевич», – дип сөйли Фәрит Лотфулла улы. Тәүге пациентның да, табибның да кулы җи­ңелләрдән булуын сөйләп торасы юк. Елдан-ел тәҗрибә тупланып, табиб үз эшенең чын остасына әйләнгән. Авыру көнгә-төнгә карамый. Авыр эш көнен тәмамлап, өйгә кайтып китүгә, кемгәдер тагын ярдәм кирәк була. Юл һәлакәтләренә очрап, берьюлы берничә кешенең гомеренә куркыныч янаган очракларда хирургтан аеруча ныклык, сабырлык сорала. «Башка һөнәрләрне әйтә алмыйм, әмма хирург булу күңелгә салынган булырга тиеш. Кешенең үз теләге булмаса, бу эшне башкару мөмкин түгел. Операция вакытында көтелмәгән хәлләр дә була. Бер органга ясарга әзерләнелә, ахыр чиктә диагноз үзгәрә. Мәсәлән, аппендицит дип әзерлисең, үт куыгы, яки язвасы тишелгән була.

Үт куыгына инде күп еллар операция лазер, ягъни эндоскопик юл белән төгәл урыннарда тишемнәр белән генә ясала. Пациентның эченә видеокамера төшерелеп, операция мониторга карап эшләнә. Әмма кайбер вакытта кан тамырымы, үт юлымы икәнлеге буталып, киселергә дә мөмкин. Сирәк булса да эчне ачып, киселгән урынны эзләп тапкан очраклар да бар. Бер көндә нигездә 3-4 операция ясала. Әмма эшләү дәверендә җиде операция ясаганым да булды»,– ди табиб. Медицинада иң төп шарт, әлбәттә, дөрес диагноз кую. Фәрит Лотфулла улы бүген диагноз кую өчен мөмкинлекләрнең нык артуын, УЗИ, МРТ, РКТ һәм башка диагностика ясау алымнарының күплеге, лабораториядә күп төрле анализлар ясалуы да эшчәнлектә зур ярдәм булуын әйтә. Әмма хирург иң беренче үз интуициясенә таянырга тиеш, күп очракта ул алдамый. «Операция вакытында бу дөньяны онытасың, аннан аерыласың. Кешене савыктыру хисе генә кала. Соңгы җөйне куйгач кына уянып киткәндәй буласың», - ди ул. Фәрит Биктов озак еллар эшләү дәверендә Россия Федерациясе һәм ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының, ТР медицина хезмәткәрләре профсоюзының, район башлыгының күп санлы Мактау грамоталарына лаек булган. Бу көннәрдә «РФнең сәламәтлек саклау отличнигы» дигән мактаулы исем дә өстәлгән. Әмма савыккан авыруларның рәхмәтен, халык ышанычын бернинди дәрәҗәләргә дә алыштырып булмый. Эш дәверендә кызыклы хәлләр дә очраштыргалый икән. «Биктовны бик каты авырттырып ясый икән дип әйттеләр, ярый, Фәрит абый сез булдыгыз әле», – дип операциядән чыккан бер авыру аңа эчкерсез рәхмәтен дә җиткерә. Әмма ни кызганыч, аяныч хәлләр дә очрый. Операция уңышлы узып, авыру терелеп, өенә озатырга документлар әзерләнгәндә инсульт, инфаркт булган куркыныч очраклар да бар. Табиб әйтүенчә, аппендицит иң җайлы, шул ук вакытта иң авыр операция санала икән. Ул әллә кайларга кереп югала, сул якка да урнаша. Еш кына хатын-кызларның аналык астына да кереп китә. Шуңа Фәрит Лотфулла улы эч авырта башлауга табибка баруны сузмаска кирәк дип киңәш итә. «Элек сукыр эчәгегә операция ярты сәгатькә сузылса, хәзер 15 минут ясала. Кесарев кисемен элек 1 сәгать башкарсак, хәзер ярты сәгать була. Монда, әлбәттә, еллар буе тупланган тәҗрибәгә һәм яңа алымнарга таяныла. Һәр 5 ел саен укып, операцияләр ясауда яңа алымнар өйрәнеп кайтабыз», – ди ул. Узган елгы пандемия медицина хезмәткәрләре алдына аеруча зур сынаулар куеп, Фәрит Биктов октябрь аеннан бүгенгәчә район хастаханәсендә ачылган COVID-19 вирусы бүлегендә дәваланучыларга ярдәм күрсәтә. Табиб әлегә вирусның чигенергә уйламавын, саклану чараларының мөһимлеген дә искәртә. Бу куркыныч чир белән авырган кешеләрнең кабат хастаханәдә яту очраклары да бар. Бүген әлеге бүлектә 17 кеше дәвалана.

Шифалы куллы хирург булу белән бергә, Фәрит Биктов райондашларыбызга оста спортчы буларак та яхшы таныш. Районыбызның ветераннар командасы составында хоккей уйный, кышын чаңгыда йөри. «Ак Барс» хоккей командасының тугры җанатары буларак, төрле шәһәрләрдә узган плей-офф матчларын махсус барып күзәтергә ярата. Шулай ук районыбыз оешма-предприятиеләре арасында узучы мәдәни чараларны уздыруда да Фәрит Лотфулла улының тәҗрибәсе зур. Сәхнәдә үзе дә тамашачыларны оста театр «артисты» буларак сокландыра. Медицина хезмәткәрләре арасында узучы спартакиадаларны оештыруда да коллектив аңа таяна. Кыскасы, сәламәтлек белән спортның аерылгысыз төшенчәләр икәнлегенә табиб үз мисалында башкаларга да төшендерә. Бөтен гомерен кешеләрнең саулыгын кайгыртуга багышлаган табибка әле күп еллар авырулардан рәхмәт сүзләре ишетергә язсын, дип кенә теләргә кала.

Марат Йосыпов, район үзәк хастаханәсе баш табибы:

Ил күләмендә барган эпидемиологик вәзгыять безнең һөнәрнең никадәр әһәмиятле һәм кирәкле булуын күрсәтте. Башкаларга ярдәм итә алыр өчен иң беренче үзеңнең сәламәт булуың кирәк. Шуңа да табибларның үзләрен дә сәламәтлекләренә игътибарлы булырга һәм сакларга чакырам. Бөтен авыручыларга да җитәрлек көч-куәт, сабырлык телим. Медицина хезмәткәрләренең эшчәнлеге һәркемнең сәламәтләнүендә чагылсын иде!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев