Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Шәхси эшмәкәр турниры

Юлбат авылында шәхси эшмәкәр һәм спортчы Шамил Галиев призына уздырылган шахмат-шашка турнирына районның иң оста уенчылары килде. Нәтиҗәләр катнашучылар шахмат һәм шашкадан туплаган очколарны кушып чыгарылды.

Беренче  урынны Илфат Ханнанов (12 очко) яулады. Шәмәрдәннән Илгизәр Хәйретдинов (10,5 очко) – 2нче, Сабадан Азат Әхмәтов (10,5 очко) 3нче   урынны  алды.  Сатыштан Фаил Фәйзерахманов, Сабадан Хәмит Вәгыйзов (9,5шәр очко) уеннарны –4нче-5нче, Килдебәктән Нәзир Дәүләтгәрәев (8,5) 6нчы нәтиҗә белән төгәлләделәр. Яхшы уен күрсәткәннәре  өчен  Илһам Нургалиев, Рәшит Кәримов, Мәгъсум Гаффаровка да акчалата призлар бирелде. Турнирда шулай  ук  Өчнараттан Зөфәр Мөхәммәтшин, Шәмәрдәннән Илдар Ситдиков катнашты. Шамил Галиевка туган  көне  уңаеннан, сәламәтлек, эшендә һәм тормышта  уңышлар теләп,  Рәхмәт хаты тапшырылды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев