Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Шәмәрдәндә “Көмеш  кыңгырау” журналистлары  булды

Бүген Яр Чаллыда чыгучы “Көмеш  кыңгырау”  республикакүләм балалар-яшүсмерләр газетасы  баш мөхәррире Ризидә Гасыймова белән аның урынбасары Лилия Фәттахова, Шәмәрдән балалар китапханәчесе Резедә  Галиәкбәрова чакыруын  кабул итеп, районыбызга килделәр.

 

Алар башта Шәмәрдәннең "Салават күпере" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән очраштылар. Журналистларга  балаларның әти-әниләре белән бергә ясаган китапчыклар күргәзмәсе һәм әкияти тамаша күрсәтелде.  "Көмеш кыңгырау"газетасы хезмәткәрләре балаларның тапкырлыкларын сынап уеннар оештырдылар. Шәмәрдән лицеенда кунаклар башлангыч сыйныф укучылары әзерләгән  татар халкының гореф -гадәтләрен чагылдырган  күргәзмә белән таныштылар, Шәмәрдән лицее китапханәсендә "Хәтер" әдәби кунакханәсендә булдылар. Укучылар туган  телгә мәхәббәтләрен Муса  Җәлил, Габдулла Тукай шигырьләрен яттан белүләре  аша күрсәттеләр.  Очрашу “Туган тел”не  җырлау белән  төгәлләнде. “Без сезнең белән очрашуга  бик тә ашкынып   килдек. Безнең әле бу  якларга бер дә чыккан  юк  иде. Үзең  беренче тапкыр булган районга ничек  каршы  алырлар, балалар нинди дип бик кызыксынып киләсең. Без бит сәләтле балалар    күрсәк, шулхәтле   сөенәбез. Балалар газетасында  эшләгәч беләм: язарга яраткан балалар күп, алар белән эшләргә генә  кирәк.  «Көмеш кыңгырау», балалар,  ул сезнең  газета  инде. Сез аны  бездән   күбрәк  беләсез. Чөнки  анда балалар   яза, газета бик күп кызыклы сәхифәләрне үзенә берләштерә.  «Ачык ишек» тә һәм  башка   сәхифәләрдә  тулысы белән  балалар  язмалары бирелә. Бала бер  кызысыксынып  китә икән, “Көмеш  кыңгырау” белән  элемтәсен  өзми”,– дип  сөйләде баш мөхәррир.  Газетаның  сәхифәләре белән  тулырак Лилия Фәттахова таныштырды, лицейның  башлангыч  сыйныф  укучылары белән балалар телендә мавыктыргыч  әңгәмә  урнаштырды.  Китапханәче  Илсөяр Шакирҗанова татар халкының телен, мәдәният үстерүдә, гореф-гадәтләрен саклап калуга башкарган хезмәтләре  өчен Шәмәрдән лицее директоры Илшат Шамиловка һәм  ул җитәкләгән  коллективка район үзәкләштерелгән китапханәләр системасының Рәхмәт хатын тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев