Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Шәмәрдәнгә Казан митрополиты Кирилл  килде

Бүген Саба районына Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл (Наконечный) эш сәфәре белән килде.

 

Бүген Саба районына Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл (Наконечный)  эш сәфәре белән килде. Аны район башлыгы  Рәис Миңнеханов район чигендә үк каршы алды. Мәдәният хезмәткәрләре ике телдә сәламләп, татар халкының милли  ашы чәкчәктән   авыз итђргђ чакырдылар.
Аннан Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл үзенең урынбасарлары һәм район җитәкчелеге белән берлектә
Шәмәрдәндәге  чиркәүгә килде.  Биредә аны православ динен тотучылар каршы алды.
Чиркәүдә изгеләндерү йоласы башкарылды, гыйбадәт кылынды. Гыйбадәт кылу җырлары
н  Марина Литвиненко җитәкчелегендәге  катнаш хор башкарды.  Храм әйләнәсендә пасха Тәре   йөреше йоласы  үткәрелде.  Гыйбадәттә  катнашучылар төзелеп    килүче храмда да  булдылар. Аћа 2017  елда нигез  салына һәм быел төзелеп  бетәр дип  көтелә. Аннан соң Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл халык белән сөйләште, авылдагы яшәеш,  җирле тормыш белән танышты. Әлеге  чара Бөек  Җиңүнең 77  еллыгы алдыннан  үтүе белән дә истәлекле  булды. Аннары Кирилл (Наконечный) Шәмәрдәннең  Җиңү  паркында стеллага чәчәкләр   салды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев