Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сиксәненче яз

Өлкәнәйгәч тә яшьләрчә дәрт һәм дәрман саклаган кешеләр һәрчак сокландыра. Шундыйларның берсе – Югары Утар балалар йорты-интернаты директоры Имаметдин Гәрәев.

Олы юбилеен эштә каршылаучы мөхтәрәм шәхескә  “бабай” дияргә әле һич кенә дә тел әйләнми. Имаметдин Гәрәй  улы бик тә четерекле, акылга зәгыйфьләр  яныннан кайберәүләр җәяүләп кача торган учреждениегә эшкә  килгәненә апрельдә– 55,  директор дилбегәсен кулына алуына 50 ел булды, үзе ай башында 8нче дистәне түгәрәкләде. Ярты гасырлык хезмәтендә ниләр  кичергәнен  ул үзе генә белә. “Сиксәнгә  җитеп  эшләп  йөрермен дигән уй һич кенә башымда юк иде. Ходай шулай язгач, җитәсең дә, эшлисең дә икән. Мин, әлбәттә,  моңа бик шат. Әле туган  авылым Ятмас Дусайга  кайтып  килдек.  Классташларымны  барлыйм һәм нәкъ җырдагыча, кемнәр исән,  кемнәр юк булып  чыкты. Без мәктәптә  32 малай-кыз  укыган  идек, инде  өчәү генә калганбыз. Мин озын гомер биргән өчен Ходай тәгаләгә  һәм 80 авыру баланы сыендырган Саба районына, җитәкчеләренә зур рәхмәтлемен. Гомер буе  Миңнехановлар  нәселе белән булдым,  Нургали  Миңнеханович  белән  якын  дуслар  идек. Хакимияткә Рәис Миңнеханов килгәч тә балалар  йортын үз канаты астына алды. Президентыбызга  зур рәхмәтлемен. Республикадан  бирелгән  55 миллион сумга төзелгән яңа корпус  ачылышында Рөстәм Нургали   улы үзе дә  катнашып,  автобус  бүләк итте. Былтыр территорияне  кардан  чистарту өчен тракторлы да булдык. Гомумән,  мин гомергә Президентыбыз өчен әтисенең  иң якын дусты булып  калдым.  Моның  белән дә нык горурлана  алам”,– дип  юбилей  кичерешләре белән   уртаклашты  ул..

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев