Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Симетлеләр көн дә җитештерүчән хезмәттә

Сәхифәбез җаваплылыгы чикләнгән “Симет” җәмгыятенә багышлана

    Районыбызның көн­­ба­тышында ур­наш­кан җавап­лы­лыгы чик­­лән­гән “Симет” җәм­­гыя­тендә хисап чо­рында уртача 55 ке­ше эшләде. Игенчелек һәм терлекчелек тармак­ла­рында хез­мәт кую­чы­ларның ты­рышлыгы белән хуҗалык алдына куелган бу­рычлар хәл ителде. Һәркем үз вазифасын белеп һәм зур җаваплылык тоеп башкарды. Кылны кырыкка ярыр вакытта да читтән техника, эшче куллар җәлеп ителмәде. Барысын да үз көчебез белән башкарып чыгуга ирештек. 2023 елда структура бераз үзгәрү сәбәпле, чәчүлек җирләре 2003 гектар тәшкил итте. Шул мәйданнардан 24318 центнер ашлык җыйнап алдык. Кырларда Илнар Шәйхуллин, Илнар Ибраһимов, Данис Шәрифуллин, Айгиз Сәүбәнов, Әһли Әсәтов ватылмый йөрткән комбайннар эшләде. Гектар уңышын 2019 елныкы белән чагыштырырга була. 2022 елдагы кебек җәйләр сирәк килсә дә, хуҗалыкта җитәрлек күләмдә ашлык һәм терлек азыгы әзерли алдык. Бөртеклеләрнең бер гектарына 26404 сум чыгым тотылып, 29914 сумлык керем алынды. Әлбәттә, ашны ашлаган туфрак кына бирә. Гектар көчен арттыру өчен 7,957 миллион сумлык ашлама сатып алынды. Ул бөртеклеләрнең бер гектарына тәэсир итүче матдәләрдә 87 килограмм туры килде. Шулай ук вегетация чорында культураларны яфрактан тукландыру да үз вакытында үткәрелде. Барлык агротехника чараларын үтәүгә механизаторлар Роберт Әсәтов, Кыям Бариев, Фирденант Заһриев, Илшат Махиев, Рөстәм Шәйдуллин, Илдус Нуриев, Данил Фатыйхов, Рәшит Гатиятов, Расыйм Вәлиев, Раиф Ягъфәровның өлеше керде.

Терлекчелек тармагына  килгәндә, сөт сатуда 5 процентка үсешкә ирешелде. Центнерын 1796,9 сумга җитештереп, уртача 2806,7 сумга сата алдык. Рентабельлелек 56 процент булды. Ит 2373 центнер җитештерелде. Үсешкә тискәре йогынты ясаучы бер сәбәп– торакларның искелеге. Безгә терлекләр өчен уңай шартлар тудыру кирәк. Шул максаттан төзелешләр алып барылды. Таналарга – 213, бозауларны салкын ысул белән үстерү өчен 100 башка исәпләнгән тораклар сафка басты. Бер сенаж траншеясы эшләнде. Яңадан бер ашлык чистарту комплексы файдалануга тапшырылды. Административ бинага һәм 100 башлык таналар торагына ремонт ясалды. Барысы 38,658 миллион сумлык төзелеш алып барылды. Алга таба да керемгә карап эшне дәвам итәчәкбез. Булган проблеманы беркем дә килеп хәл итми. Барысы да үзебезнең тырышлыктан тора. Шуны аңлаган коллектив көн дә җитештерүчән хезмәттә.

  “ДТ”ның көен белүче

Заводында бер гасыр чыгарылган башмаклы легендар “ДТ-75” тракторына өлкән буын әле дә ихтирам белән карый. Төп эшкәртү техникасы булган заманда механизаторлар аны кышын ачык һавада, радиаторына кайнар су салып, двигателен паяльник белән җылытып кабызалар иде. Ул хәзер дә гамәлдә әле. Әмма инде “ДТ”ны яше 50-60тан узган абыйлар гына эшкә җигә. Яшьләр аңа якын да килмәячәк. Быел 62 яше тулачак Роберт Әсәтовның да шул талымсыз тракторны, көен-җаен табып, эшләтеп торган көне. Аның белән кырда тирес чыгару өчен мәйданчык әзерләгән вакытында очрашып сөйләштек. Стажы 42 ел икән. Кышын “ДТ-75”кә утыра. Кичен Түбән Симет фермасында каравылда да тора. Җәй көне “Челленджер” ургычында эшли. “Мин моңарчы “ДТ”да 20 ел эшләгән идем. Авырып киткәч, башка эшкә күчтем. Хуҗабыз, әйдә инде, кеше юк бит, дигәч, тыңладым инде. Туган як җирләре бит. Рәтен белсәң, “ДТ” йөри әле ул. Бураннар башланганнан бирле иртә торам. Сыер савучыларга фермага юл ачу өчен төнлә дә эшлибез”,– ди Роберт Әсәтов.

Ул 2023 елда “ДТ-75” тә 144 норма-смена үтәгән (1109эт/га), “Челленджер”да 1208 гектарда үлән чапкан, 208 гектарда иген  урган. 

Ун яшендә дизель йөрткән

Робертның авылдашы, 1975 елгы Расим Вәлиев та яхшы репутацияле дизель тракторы белән 16 ел җир сөргән. “Әтием Расих та гомере буе “ДТ”да эшләде. Аңа күп утырып йөрдем. Мәктәптә 3нче класста укыганда әтинең тракторы белән үзем генә дә эшкә чыгып китә идем. Бала чагында техникага кем генә кызыкмаган бит. 1992 елда мәктәптән тракторчы таныклыгы алып чыктым да, әти юлыннан киттем. Дизельдән соң 10 ел “Нью Холланд” тракторында эшләдем. Хәзер “МТЗ-949”да терлекләргә миксер белән азык кертәм. Бер дә үкенмим. Хезмәт хакын вакытында алабыз, мал асрарга печәне-саламы үзебезнеке. Хезмәт сөйсәң, авылда иркен яшәргә була”,– ди Расим. Ул былтыр 328 көн эштә катнашкан. Хуҗалык көндәлек хезмәттә ал-ял белмәс кешеләргә таяна.

  Берүзенә өч техника

1980 елда Саба тарихына истәлекле вакыйга языла: авылга кадрлар әзерләү өчен 38нче (1984 елдан – 104нче) һөнәр-техник училищесы ачыла. Югары Симеттән Фирденант Заһриев та шул уку йортының беренче курсантлары арасында була. “Район өчен яңалык бит, шунда укырга кердем. Ашаталар, киендерәләр. Таныклык алгач, авылга механизатор булып кайттым. Колхоз рәисе Билал абый Шәвәлиев иде. Мине биш куллап эшкә алды. Шуннан бирле сайлаган һөнәргә хыянәт иткән юк. Бездән өлкәнрәкләр пенсиягә чыгып барды. Хәзерге көндә механизатор кадрларыбыз аз. Шунлыктан өч техникада эшлим: “Т-150”, “Амкодор”, кирәк булган вакытта ”МТЗ-82” тракторы кабызам”,– ди Фирденант Заһриев.

  Бозау булса, сөт тә, ит тә бар

Хуҗалыкта 2023 елда терлекләрдән 554 бозау алынып, хисап чорына карата 14 процент үсеш тәэмин ителде. 2018 елда көтү 409га арткан булган. Былтыр һәр 100 сыерның 85е бозаулавы – район хуҗалыклары арасында иң яхшы күрсәткечләрдән санала. Хуҗалыкта малларны ясалма орлыкландыру белән соң­гы 6 елда технолог Фидарис Заһриев шө­гыльләнә. “Былтыр сыерлардан әйбәт кенә үр­чем алдык. Бозау юк икән, сөт тә юк, ит тә, икътисад та юк. Таналар 13-15 айлык вакытта каплатыла. Бозау үсәр өчен туа, аның беренче 4-6 айда тиешле авырлык җыюы кирәк. Шул вакытта ул каплатуга әзер була. Авырлыгы җит­кән таналарны үлчәгән вакытта аерым тамга ясап, аерып алабыз. Терлекче  Кыям Ба­риев белән берлектә эшлибез. Таналар гел күзәтүдә, аларның үгез сораган вакытын си­зеп калырга кирәк, орлыкландыруның син­хро­низацияләү ысулы кулланыла. Үзебезнең Та­тарстанда эшләнгән орлыклар айдан-айга  килеп тора. Технологияләр үтәлсә, үрчем алып була”, – ди белгеч.

Малларның продуктлылыгын күтәрүдә, төр­­­­ле йогышлы авырулардан саклауда ясалма орлыкландыручыларның роле зур.       

Хезмәте – хөрмәтле

Элек авыл җирендә киң таралган һәм авыр һөнәрләрнең берсе сыер савучы иде. Аларның эшен бүген заманча җиһазлар шактый җиңеләйтсә дә, бу хезмәттә барыбер фи­зик көч, түземлек кирәк. Һәм, иң мөһиме, малларны ярату. 1992 елдан бирле сыер сау­ган Дамира Гәрәева да шушы сыйфатларга ия. Башка йортларның тәрәзәсендә ут алынмаганда, 32 ел иртүк торып фермага чыгып китүчеләргә ихтирамым зур. “Әйе, эшкә 4нче яртыда киләбез. Бер күнегелгәч, ул тормыш режимына әйләнә. Малларның асларын җы­ештырырга, аппаратларны әзерләргә, дез­ин­фекцияләргә, саву стаканнарын ки­дерергә һәм салдырырга кирәк. Эш урынын, механизмнарын чиста тоту да зарур”, – ди Дамира. Яхшы күрсәткечләргә ирешү юллары, аныңча, бердәмлектә, уртак хезмәттә, зооветеринария хезмәткәрләренең үз фазифаларын үтәүләрендә, сыйфатлы азыкта. 2023 елда Гөлнара Шәехова, Илһамия Тимерова Гөлсирень Җәләлова белән бер сыердан уртача 5459-5982 килограмм сөт сауганнар. “Хуҗалык җитәкчеләре белән дус, тату мөгамәләдә булдык. Кайчан мөрәҗәгать ит­сәң дә, ярдәм кулы сузарга әзер торалар. Бел­гечләр көн саен иртүк фермага килеп эш барышы белән кызыксыналар, ватылулар, тоткарлыклар килеп чыкса, тизрәк хәл итү ягын кайгырталар”,– ди үз эшенең остасы. Былтыр сыер савучыларга уртача 42463 сум хезмәт ха­кы түләнгән. Ягъни 2022 елдагы белән ча­гыш­тырганда 7875 сумга күбрәк. Фермага ба­рып эшлисе килеп китте әле. Көн саен 100 сы­ерга саву стаканы кидерергә, җилен юарга бил генә чыдамас.

   Алда зур эшләр көтә

  Сәхифәне кыр эшләре темасына  күчеп тәмамлыйсы килә. Язга таба барабыз бит. “Агымдагы ел уңышы турында көндәлек кайгыртыла. Бер СЗТ-3,6, өч тырма агрегаты ремонтланды, “Агромастер” чәчү  комплексы төзекләндерелә. Бездә 18 берәмлек техника бар, аларны һәм тыгылма җай­ланмаларны механизаторлар үзләре ремонтлый. Барысы да стажлы, өйрәтәсе юк. Ел башыннан механизаторлар белән  сөйләшү булды, инст­руктажлар бирелде. Махсус киемнәрне чәчүгә чыгар алдыннан алачаклар.  Путевка­лар  көн саен языла, алкогольгә тикшереп чыгарабыз. Барлык тракторларга контроль приборлар куелган. Техник карауга ныклап әзерләнәсе була. Ягулык-майлау материалларына өзеклек булганы юк. иң мөһиме, бәхетсезлек очраклары килеп чыкмасын”,– диде бригадир Рафис Хәлиуллин.

Хуҗалыкта, елның ничек килүенә дә карамастан, гектарыннан 30 центнердан да ким булмаган уңыш алуны планлаштыралар. Терлекләргә сенажны – 47000, силосны – 45000 центнер һәм печәнне 2500 центнер әзерләргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев