Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сиптергечләр әзерме?

Игенче-механизаторлар алдында сабан культуралары чәчүгә керешү белән беррәттән, чәчүлекләрне чүпләнүдән саклау, яфрактан тукландыру бурычы тора.

Шул  бик тә   мөһим  чара уңаеннан район хуҗалыкларында тагылмалы  сиптергечләрнең эшкә  әзерлеген тикшерү башланды. Өченчекөн “Саба”  җәмгыятенең Тимершык бригадасында “Туган як”, “Болгар”, Симет” җәмгыятьләреннән, база  хуҗалыгының үзеннән китерелгән агрегатлар техник  карау үтте. Районда төрле үсемлекләрне химик саклау өчен нигездә тагылмалы “ОП-2500” сиптергечләре  кулланыла. Механизаторлар әлеге агрегатларның  эшләтеп тә   күрсәттеләр, һәр фор­сунканың препаратларны бертигез сиптерүе махсус  савытларга  агызып  алып  тикшерелде (фотода). Химикатларның дозасы үсемлек төренә карап билгеләнергә тиешлеге әйтелде. Артык да ярамый, ким булса да начар. Авыл хуҗалыгы һәм  азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге башлыгы Раиф  Харисов аңлатканча, препарат кушыла торган  суның катылыгы нормага туры килмәве  сәбәпле генә дә химикатларның  үсемлекләргә уңай тәэсире 30, хәтта 70 процентка  кадәр кимергә  мөмкин. Ә алар бик  кыйммәт, район буенча “яшел  янгын”га,  корткычларга,  авыруларга  каршы   көрәшкә 60 миллион сумлык химикат тотыла. Менә ни өчен эшнең фәкать  төзек агрегатлар белән  агрономнарның ныклы  күзәтүе  астында башкарылуы   мөһим. Раиф Харисов хезмәтне  сак­лау  таләпләренең  үтәлешенә дә җитди басым  ясады. “Аякта шлепанцы да, резина  галош та булырга тиеш түгел. Кайберәүләр химикатлар белән  эшләгәннән соң спецовкаларны да  салмыйча  өенә  кайтып  китә. Аларны хәтта кырда ашаганда да  салып торырга, агроном-инженерлар әйткәнне төгәл үтәргә  кирәк. Үзегез белән  һәрвакыт биш литрлы  савытта   чиста  су  йөртегез”,– диде.

“Россельхозцентр”ның районара бүлеге җитәкчесе Васил Кәбиров та тикшерү  вакытында  ачыкланган  кимчелекләрне  күрсәтеп, игенчеләргә киңәшләрен бирде.  Быел  уҗымнар  әйбәт кышлаган,  уңыш булам дип тора  һәм һава шартлары аларны чүп үләннәренә каршы  эшкәртергә  шушы көннәрдә  керешергә  мөмкинлек  тудыра. Ягъни үсемлекләр тармакланган  вакытта. “Нинди агуны   күпме дозада  һәм  кайчан кертергә икәнлеген белгечләр әйтерләр, инәсеннән җебенә кадәр сыйфатлы  итеп  эшләргә  кирәк. Шулай ук бөртекле-кузаклы  культураларны  корткычларга, аннары  авыруларга  каршы  эшкәртүнең   мөһим агротехник чара икәнлеген аңлатып торуның кирәге юктыр. Җыйналачак  уңышның  муллыгы сезнең хезмәткә нык бәйле булачак”,– диде  Васил Кәбиров. Кичә тагылмалы  сиптергечләрнең эшкә  әзерлеген тикшерү “Игенче” хуҗалыгы базасында үтте.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев