Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Скрапбукинг – түземнәр шөгыле

Шәмәрдәндә яшәүче Алсу Юнысова матурлыкны җан җылысы белән тудыра.

undefined

Башкарма комитет житәкчесе урынбасары Илнур Котдусов “Сабам өчен хезмәт итәм” рубрикасына тәкъдим иткән геройлар арасында скрапбукинг белән шөгыльләнүче дә барлыгын күргәч, кызыксынып киттем. Шул кызыксыну мине Шәмәрдәнгә Алсу Юнысова янына алып килде. Муллык, техника заманында күңелгә рәхәтлек бирүче кул эшләреннән бизмәгән кешеләрнең булуына ничек сөенмисең. Гомер тегеләй дә, болай да уза, буш вакытыңны башкаларга кирәкле шөгыльгә багышласаң, заяга яшәмәгәнлегеңне аңлыйсың. Алсуның кул эшләрен өйрәнгәндә үземне икенче дөньядагы кебек хис иттем, аның гаҗәеп тырышлыгына, сабырлыгана сокландым. Ул үзе Кукмара районыннан, балалар бакчасында нәниләрне тәрбияли. Эштән бушаганда йортларының икенче катындагы остаханәсенә ашыга. “Скрапбукинг” һаман да шул инглиз сүзе,– дип сөйләп китте Алсу Камил кызы.–Тәрҗемә итсәң, кәгазь кисәкләреннән китап җыю булып чыга. 1975 еллар тирәсендә Америкада барлыкка килгән, ягъни минем белән бер яшьтә булып чыга. Бу шөгыль кешеләргә шулхәтле ошый, тиз арада дөнья буйлап тарала. Безнең илдә 2000 елдан соң рәсмиләштерелгән кул эше булып санала. Үзем аның турында 2014 елда белдем. Балалар бакчасында шөгыльләр оештырырга төрле әсбаплар кирәк бит. Бервакыт Сабадагы кибеткә кереп кәгазьләр сорадым. Миңа бер тартма чыгарып куйдылар, тышына “Бумага для скрапбукинга” дип язылган папкага юлыктым. Моңарчы таныш булмаган сүзне интернеттан эзләп таптым. Менә шуннан кызыксынып киттем. Беренче эшемне кешегә күрсәтергә дә оялам. Әкренләп шомардым, башта ретро альбомны әтием белән әниемә эшләдем, аннары заказлар кабул итә башладым...”

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев