Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сәләтле балалар мәктәбенең ундүрт розасы чәчәк атты

Сабаның аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү мәктәбе-интернатында соңгы кыңгырау унберенчене тәмамлаган 7 егет һәм 7 кыз өчен чыңлады

Сабаның аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү мәктәбе-интернатында соңгы кыңгырау унберенчене тәмамлаган 7 егет һәм 7 кыз өчен чыңлады. Аларны тормыш юлларындагы иң истәлекле көн белән башкарма  комитет җитәкчесе  урынбасары  Илнур Котдусов, мәгариф идарәсе начальнигы   урынбасары Гөлнар  Шәфыйкова котлады. Имтиханнарны  гел “5”легә биреп,  укуларын дәвам дәвам итүләрен, катлаулы  тормыш юлларында югалып  калмауларын теләделәр. Бәйрәм   чарасына җыелган барлык   укучылар,  әти-әниләрнең  дә  бердәй дулкынланган мизгелләре иде  ул. Мәктәп 2018-2019 уку  елын районда олимпиадаларда  җиңүчеләр һәм призерлар  саны  буенча абсолют лидер булып тәмамлады. “Одаренка” – олимпиада хәрәкәтен  үстерүгә республика да зур өлеш  керткән бердәнбер авыл район мәктәбе булып танылып Мәгариф  министрлыгының Рәхмәт хатына  лаек булды.  “Калганнары барысы шәһәр мәктәпләре. Бу сезнең уңыш хөрмәтле  укучылар һәм  укытучылар, моның өчен барыгызга да  зур рәхмәтемне белдерәм,–диде мәктәп-интернат  директоры Валентина Кәримуллина һәм  коллективка  күңеленә тулган  котлау   сүзләрен зур  дулкынлану белән җиткерде. Әти-әниләре  исеменнән Васыйл Кәбиров  чыгыш  ясады.

  Соңыннан егетләр һәм кызлар тантанада катнашучыларга саубуллашу вальсы бүләк иттеләр,  һавага  тынычлык  кошлары  – ак күгәрченнәр  очырдылар. Саба районында унберенче  сыйныфны 144 укучы тәмамлады

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев