Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Солдат тормышы чыныктыра

Районда Х сыйныф укучыларының традицион хәрби-кыр өйрәнү җыеннары төгәлләнде.

Язлы Арташ авылы янындагы урман аланында палаткалы шәһәрчектә 87 егет беренче хәрби чыныгу алды. Район хәрби комиссары Фәнис Закиров аларны булачак солдат-матрослар итеп якын күреп сөйләште. Шунысы гына күңелсез: җыенда катнашучылар узган елдагыдан бер взводка, ягъни 30 укучыга кимегән. Бу очракта Суворовча әйтсәк, сан белән түгел, осталык белән, дияргә генә кала. Чыннан да, егетләр үзләренең осталыкларын бик теләп күрсәттеләр. Беренче взводттан Ренат Мөхетдинов (гимназия) турникта 27 тапкыр күтәрелеп 1нче булса, аграр көллияттән Фәнис Хаҗиев калашников автоматын 23 секундта сүтеп-җыеп, барысын да уздырды. Казан танк училищесы полигонына барып Калашников автоматыннан атканда да күпләр чын мәргән булып чыкты. Аларның уңышларына, солдат тормышына якынаюларына лагерь ачылышына килгән хәрби хезмәт ветераннары да куанды. “Диңгез җыены” оешмасының район бүлеге җитәкче Илдус Галиев егетләрнең, уку йортларын тәмамлагач, армия-флот мәктәбен лаеклы үтәчәкләренә ышаныч белдерде. Кайберләренең җыенга моряк формасыннан килүе үк моны ачык раслый. Беренче взводлар өчен укытучылары Илнур Хәйриев диңгез флоты ветераннары белән аерым әңгәмә дә уздырды. “Үзеңне физик яктан бүгеннән әзерләсәң, корабльдә хезмәт итү баштарак кына авыр була. Аннары кайберәүләүләрнең кайтасы да килми башлый. Мин әле хәзер дә диңгезгә барыр идем хезмәт итәргә, яшь кенә чыкты”,– дип егетләрне флот белән кызыктырды Куба, Америка яр буйларында йөзгән Рәис Әхмәтшин. “Егетләр, минем сезгә бер генә теләк. Үзегезне дисциплиналы тотасыз икән, бер җирдә дә югалмыйсыз”,– дип аңа кушылды Төньяк флоты ветераны Ренат Вилданов. Гомумкоманда зачеты килгәндә, җиңү 1нче ротаның 1нче взводына (гимназия егетләре) бирелде. Икенче урынны 2нче ротаның 2нче взводы (аграр көллият) алды.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X