Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

СОРАУЛАР БАЛАЛАР ИМИНЛЕГЕН КАЙГЫРТА

Районда ике атна дәвам иткән халык җыеннары төгәлләнде. Соңгысы 19 февральдә Саба шәһәр җирлегендә үтте.

  Мәдәният  йортына килүчеләрне фойеда ук 2014 елдан  алып  үзара салымга башкарылган эшләрне чагылдырган стенд кар­шылады. Фоторәсемнәрдән кү­ренгәнчә, сабалылар референдум карары нигезендә җыеп  алынган акчаларының  игелеген яңа  салынган тротуар-басмаларда йө­рү­дә, балаларының спорт мәйданчыкларында уйнавында, карт агачларның киселүендә, зиратларның төзекләнүендә кү­рә. Ә былтыр ноябрь референдумы нәтиҗәләре буенча җыйналган 1,9275 миллион сум үзара  салымның  нинди максатка тотылачагы  турында җирлек башлыгы урынбасары Расих Хәсәнов сөйләде. “Безнең әле вак таш түшәлмәгән тыкрыклар, эшләнеп бетмәгән басмалар калды. Шулай ук Урта Саба зираты коймасын тотуны планлаштырабыз”,– дип ачыклык кертте. Бистәне төзекләндерүгә җирлек бюджетыннан тотылган чыгымнар да шактый. Бу максатка 23,619 миллион сум планлаштырылган булса,  үтәлеше 63,348 миллионга  җиткән.

 Хисап чыгышында шәһәр җирлеге биләмәсендәге оешма-предприятиеләрнең эшчәнлеге төп икътисад күрсәткечләреннән чыгып анализланды. Сәнәгатьне алганда, “Саба тәрәзәләре”, “Евроакцент Саба”, “Икмәк” җәмгыятьләрендә һәм “Аубакиров” шәхси предприятиесендә җитештерү һәм хезмәткә  түләү  2016 ел күрсәткечләре белән чагыштырганда  арткан, эш урыннары сакланган. Төзелеш тармагында “Татавтодор”  филиалы өч позициядә дә үсеш тәэмин иткән. Башкарылган эш  күләме 2016 елга карата 118 процент тәшкил итсә, хезмәткә түләү 11 процентка  арткан.

  Расих Хәсәнов чыгышында шәхси предприятиеләрдә һәм ярдәмче хуҗалыкларда  җитештерелгән продукция күләме, терлек, кош-корт асраучыларга  күрсәтелгән дәүләт ярдәме турында да мәгълүмат  бирелде.  “Башланып киткән елга да планнар зурдан,– диде докладчы,–  Сабинка елга буендагы һәм ял паркындагы эшләрне, оешмалар, шәхси эшмәкәрләр белән берлектә агачлар, куак һәм чәчәкләр утыртуны, күпбалалы гаиләләр өчен яңа җир кишәрлекләре барлыкка китереп, аларны 10ар сутый итеп бүлеп, аларны 3 балалы гаиләләргә бирүне дәвам итәргә кирәк. Сәнәгать  мәйданчыгына резидентлар җәлеп итү, агропарк өчен җир урыны билгеләү һәм аны төзүгә керешү, 800 урынлы мәктәпнең проектын эшләтү, аграр көллият  янкормасын төзеп бетерү һәм кулланылышка тапшыру, күпфункцияле үзәк белән “Шоколад” балалар бакчасы арасындагы территориядә мәчет төзелешен башлау, яңа урамнарда су кертүне дәвам итү планлаштырыла”.

    Җыенда күтәрелгән тәкъдимнәргә  килгәндә, сабалылар үзләренең һәм мәктәптә укучы балаларының иминлеге өчен борчылып, район үзәген Тимершык  ягыннан урап уза торган юл  буйлап җәяүлеләр сукмагы салуга, транспортның хәрәкәт тизлеген киметүгә, юл аша чыгу билгеләре куюга, карт агачларны  кисүгә, мәктәптә малайлар-кызларны  сыйныфларга  аерып укытуга  кагылышлы сораулар әзерләгән  иде. Гозер-үтенечләрнең  күбесенә район башлыгы Рәис Миңнеханов  ачыклык  кертеп,  төбәк дәрәҗәсендәге юлларда җәяүлеләрнең иминлеген тәэмин итүгә бәйле эшләрне “Главтатдортранс” учреждениесе белән  килешенеп башкару зарурлыгын искәртте. Аннары чыгышын тулыландырып, сәламәтлек саклауның башлангыч буынын  яңарту программасы нигезендә җәйге  чорда поликлиниканы ремонтлау эше алып барылачагына, электрон документлар әйләнеше, түләүләр башкару буенча   яңа технологияләр  кертүнең дәвам ителәчәгенә тукталды. “Моның өчен интернетның яхшы эшләве  кирәк, әлегә аның  сыйфаты  начар. Без бу мәсьәләдә Президентка да  чыктык. Интернетка һәркайда  керү  мөмкинлеге ачылмаса, электрон  түләүләргә  күчү  бурычын хәл итү авыр булачак”,– дип ассызыклады район  башлыгы. Электрон коммуналь түләүләр өлкәсендәге үзгәрешләр турында  Казаннан  килгән “Энергосбыт бердәм исәп-хисап үзәге” җәмгыяте  директоры Марат Миңнебаев та  чыгыш  ясады. Халык  алдында шулай  ук янгын   күзәтчелеге бүлеге начальнигы Айнур Галимуллин,  полициянең  участок  вәкаләтлесе Илнар Нигъ­мәтҗанов хисап тотты.

Автор Фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев