Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сораулар бар да, юк та

Авыл җирлекләрендә район җитәкчеләре катнашында гражданнар җыеннары башланды.

Халык белән очрашуларда җирлек башлыклары соңгы биш елда башкарылган эшләр һәм быел хәл ителәчәк мәсьәләләр турында хисап тота. Бүген җыеннар Тимершык, Олы Шыңар авыл җирлекләрендә үтте. Җыенда катнашучылар үзләрен борчыган мәсьәләләрне күтәрделәр. Аерым алганда, Оет авылында кәрәзле элемтәнең сыйфатын яхшырту хәл итәсе проблема булып тора. Шулай ук “Ни өчен күп балалы гаиләләргә бүленәчәк җир кишәрлекләре Олы Шыңар авылы янында гына булырга тиеш?” дигән сорау куелды. Ягъни Чулпыч, Оет авылларында яшәүчеләргә бушлай җир нигә шул торак пунктлар чикләрендә бүленми? Рәис Миңнеханов мәсьәләнең уңай ителәчәген белдерде. Тимершык авыл җирлеге җыенында сораулар һәм тәкъдимнәр булмады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев