Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Соры” базар тәртип сорый

“Соры” хезмәт база­ры­на кагылышлы мөрәҗә­гать­­ләрнең артуы сә­бәп­­ле, Саба муниципаль районы башкарма ко­ми­тетының халыкның тор­мыш дәрәҗәсен кү­тә­рү һәм керемнәрне ле­галь­ләштерү буенча ве­­дом­ст­воара комиссиясе 23 сентябрьдә Байлар Сабасындагы hәм Шә­мәрдәндәге сәүдә нок­таларында рейдлар үт­кәрде. Хезмәт законнары таләпләре үтәлмәүнең еш күзәтелә торган очрагы – эшкә рәсми рәвештә урнашмау. Эш бирүчеләр белән ике арада хезмәт килешүләре төзелмәсә, Пенсия фондына да акча күчерәсе булмый бит.

undefined

Мондый “баскычлар”дан егылып имгәнүең дә бар

Конвертлы акчага яшьрәкләр күп уйлап тормый, ризалаша. Мондый фактлар “Илфани” сәүдә үзәгенең икенче катында урнашкан кибеттә (Вьетнам базары) эшләүчеләр белән февраль аендагы рейд вакытында сөйләшкәндә үк ачыкланган иде. Аннан соң ярты ел үтсә дә, хәл әллә ни үзгәрмәгән. Комиссия әгъзалары ки­бет­тә эшләүчеләрдән ай­га күпме хезмәт хакы алулары белән кызык­сынгач та, бик үк ачылып бетмәделәр. Кибет ху­җасын күрү дә насыйп булмады. Прокуратура чакыртуы буенча килсә генә инде.

undefined

Хезмәт законнары та­ләп­­ләренең үтәлмәве Сабадагы кайбер сәүдә нокталарында сатучылар бе­­лән төзелгән хезмәт ки­лешүләрендә 2020 ел­ның 10 сентябре числосы торуы белән дә раслана. Димәк, аңарчы сатучы эшкә рәсми рәвештә урнашмаган дигән сүз. Сораштыручылар күрсәт­кәнчә, сәүдә нокталарында эшләүчеләргә айлык түләү 2020 елның 1 гыйн­варыннан Татар­с­тан Республикасы икъ­ти­садының бюджеттан тыш секторы оешмалары өчен билгеләнгән минималь хезмәт хакы 14000 сум тирәсендә тирбәлә. Шушы таләпне үтәмәгән эш бирүчеләргә Административ хокук­ бо­зу­лар турындагы ко­декс­ның 5.27нче статьясы нигезендә эш кузгатылырга мөмкин. Моның өчен 50 мең сумга кадәр штраф hәм 3 елга кадәр дисквалификация каралган. Әгәр шәхси эшмәкәр гаилә әгъзаларының хез­­­мәтеннән файдалана икән, бу очракта алар бе­лән килешү төзергә тиеш. Хезмәт законнары шуны таләп итә.

Эш хакын 1 гыйнвардан 14 меңнән ким яисә аның бер өлешен “конвертлата” алучылар “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасы аша да мөрәҗәгатьләрен җит­­керә алалар.

undefined

Вакытында хәбәр ит. Гамәлдә булмаган шәхси эшмәкәрләрне реестрдан төшереп калдырачаклар.

Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы идарәсе хәбәр иткәнчә, 2020 елның 1 сентябреннән "Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында" 2009 елның 12 ноябрендәге 377-ФЗ номерлы Федераль закон нигезләмәләре үз көченә керде. Нигезләмәдә гамәлдә булмаган шәхси эшмәкәрләрне реестрдан төшереп калдыру каралган. Сүз 15 айдан артык салым хисабын тапшырмаган, патент гамәлдән чыккан көннән 15 ай үткән һәм шул ук вакытта салымнар буенча бурычлары түләнмәгән эшмәкәрләр турында бара.

Салым органы карары буенча, ЕГРИПтан төшереп калдырылган һәм яңадан шәхси эшмәкәрләр булырга теләгән физик затларга яңадан өч ел узгач кына теркәлә алачакларын аңларга кирәк. Шуңа күрә эшмәкәрлек эшчәнлеге алып бару нияте сакланса, вакытны сузмыйча бу хакта салым органына хәбәр итәргә кирәк. Татарстан Республикасында Федераль салым хезмәтенең 18 нче районара инспекциясе теркәүче салым органы булып санала (420054, Казан шәһәре, Владимир Кулагин ур., 1нче йорт).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев