Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

СӨТТӘН ДӘ ТАБЫШ АЛМАГАЧ...

Билгеле булганча, район хуҗалыкларына акчаның 70 проценты сөт сатудан керә. Ә экспертлар фаразы күңелле түгел: 2018 елда сөткә сорау кимүгә китәчәк һәм бу бәянең төшүенә китерәчәк диләр.

 Бүгенге  көндә сөт сатып алу бәяләре былтыргы белэн чагыштырганда  9 сумнан да түбән тәгәрәгән һәм район авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә кө­ненә йөзләрчә мең сум акча керми кала дигән сүз. Сөттән дә табыш ала алмагач, авыл хуҗалыгы тармагы ничек яшәргә тиеш. Узган атнада Сатыш мәдәният  йортында хуҗалык җитәкчеләре, зооветеринария белгечләре һәм аерым  фермалардан  терлекчеләр катнашында үткәрелгән семинар-киңәшмәдә сүз әнә шуннан  башланды. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Гафур Хәсәншин үзенең  чыгышында әйткәнчә, әлеге вәзгыятьтән чыгу  юлы  – нәтиҗәле  эшләү. Ә резервлар бер дә юк түгел. Ягъни хуҗалыкларда әле  мөмкинлекнең  яртысы   күләмендә генә  сөт җитештерелә,  100 сыерга  50-60 кына бозау алына һәм башкалар.  Шушы резервларны эшкә  җигәргә  кирәк. Киңәшмә әйтелгәнчә, гыйнварда республикада район башлыклары һәм агро холдинг  җитәкчеләре өчен  “Сөт  җитештерүнең нәтиҗәлелеген  арттыру” дигән темага укулар оештырылган..

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев