«Спорт җире» кабат Сабада
Бүген Сабаның “Олимп”стадионында «Спорт җире» Бөтенроссия марафонының төбәк этабы үткәрелде.
Бүген Сабаның “Олимп”стадионында «Спорт җире» Бөтенроссия марафонының төбәк этабы үткәрелде.
Ярышларга республиканың 24 районыннан 370тән артык кеше килде. Ачылыш тантанасында башкарма комитет җитәкчесе Марат Кәримов катнашты. Программа волейбол һәм пляж футболы матчларын, гаилә эстафетасы, көч эстримы ярышларын, аркан тартуны, ГТО нормативларын тапшыруны үз эченә алды.
Кән салкынча иде. «Спортчылар, сез мондамы? Туңып бетмәдегезме әле? Җил очыртып китмәдеме? Монда булганнар кул болгап алыгыз әле! Ә менә бу яктагылар бераз туңган кебек. Уяныгыз, көн уртасы җитеп килә бит инде! Бүген, һава торышының нинди булуына карамастан, республиканың 24 районы вәкилләре шушы марафонга җыелуына без бик шат. Бу чара Татарстан өчен генә түгел, бөтен Россия өчен дә әһәмиятле. Чөнки мондый марафоннар илебезнең һәр төбәгендә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлангычы белән үткәрелә.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов ярдәме белән бездә дә шундый зур республика күләмендәге чараны үткәрү мөмкинлеге бар. Бүгенге бәйрәмнән һәркайсыгыз чын күңелдән рәхәтлек алсын иде. Сез үзегезнең иң көчле якларыгызны, спорттагы осталыгыгызны күрсәтерсез, лаеклы рәвештә чыгыш ясарсыз. Әлбәттә, җиңүчеләр бүләкләнәчәк.
Бүген сезгә күтәренке кәеф, онытылмаслык хис-кичерешләр, якты тәэсирләр телим. Һава торышына игътибар итмичә, үз мөмкинлекләрегезне күрсәтегез. Без бу җирдә әлеге чараны инде беренче ел гына үткәрмибез. Рәис Нургали улы – безнең барлык башлангычларыбызны, шул исәптән Аграр яшьләр берләшмәсе һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тәкъдимнәрен һәрчак хуплап торучы җитәкче. Шуңа күрә без монда һәрвакыт чараларыбызны югары дәрәҗәдә үткәрәчәгебезгә ышанабыз.
Туңмагыз, бәйрәмнең һәр мизгеленнән ләззәт алыгыз! Бүген әле бүләкләү тантанасында тагын очрашырбыз. Һәм, әлбәттә, Ришат Төхвәтуллин концертына да калыгыз», – дип рухландырды аларны Республиканың аграр яшьләр берләшмәсе рәисе Миләүшә Заһидуллина.
Сабалылар марафонда сынатмадылар. Җиңүчеләр һәм призерлар булдылар. Гаилә эстафетасында Шакирҗановлар –1нче, Мәүлетовлар 3нче урынны алды. Көч экстримында хатын-кызлар арасында Фәридә Рәхимова, ир-егетләрдән Фуат Фәләхов җиңде. Аркан тартышуда гына, Азнакай командасына оттырып, 2нче урынга калдылар. Мөслимлеләр пьедесталның 3нче баскычына күтәрелде. Волейбол ярышларында Мамадыш командасы җиңү яулады. Районыбызның Шәмәрдән волейболчылары – 2нче, бигәнәйлеләр 3нче урынны алды.
Бүләкләү тантанасында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, район башлыгы Рәис Миңнеханов, Казан дәүләт аграр университеты ректоры Илшат Нуриев, махсус кунак – авыр атлет, пауэрлифтинг буенча спорт остасы Руслан Пустовой катнашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев