Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Спортта чыныккан егет

“Җәен спорт белән ничек шөгыльләнгәнеңнең нәтиҗәсе кыш көне ачык күренә”, - ди язмам герое Руслан Миннегулов.

undefined

Районыбыз – чын мәгъ­нәсендә спортчылар төбәге. Кайсы гына төрне алсаң да горурланып сөйләр егет-кызларыбыз бар. Миннегуловлар – спортта үзләренең лаеклы урыннарын булдырган егетләр. Атказанган спорт мастеры, 2014 елда Сочида узган ХI Паралимпия чемпионы Рушан Миннегулов турында газетабызда күп тапкыр язсак, бүгенге язмабыз – аның абыйсы Руслан Миннегулов турында.

undefined“Олимп” спорт мәктәбенең чаңгы спорты буена тренеры Руслан Миннегуловның зур спортка юл башы 2007 елда чаңгы түгәрәгенә язылудан башлана. Үзе төп этәргеч бирүче дип Казан шәһәрендә тренер булып эшләүче әти­сенең бертуганы Радик абый­сын атый. Абыйлары егетләрнең сәләтен күреп, алар белән шөгыльләнә башлый. Ә үзләре белән күрешә алмаганда күрсәтмәләрен телефон аша бирә, тренерның әйткән һәр сүзе төгәл үтәлә. Бүген чаңгы буенча Россиянең спорт мастеры нормасын үтәгән Русланның спортта ирешкән уңышлары бихисап. 2016 елда Казанда узган марафонда 50 км дистанциядә беренчелекне яулый. Татарстан чемпионатында, россиякүләм ярышларда берничә мәртәбә җиңеп чыга. Соңгы елларда киң танылу алган “Тимерман” ярышларында күп тапкырлар уңышка ирешә. 2019 елда Яшел Үзәндә узган ярышта 30 км дистанциядә иң югары күрсәткечне яулый. Спорт чыдамнарны, көчле ихтыярлыларны ярата. Шулай булмаса, тоташ күнегүләрдән торган яшәү рәвешенә түзеп булыр идеме? Русланның эш графигы бик тыгыз, таби­гатьнең нинди көне булуына карамастан күнегүләр тукталмый. Иртәнге 9.00дан 12.00гә кадәр иртәнге шөгыль­лә­нүдә ул. Аннан организмга аз гына ял бирелүгә, чаңгы түгәрәгенә йөрүче укучылар белән эшли. Ул җитәкләгән түгәрәккә 30 бала йөри. Руслан 2007 елдан бирле спорт көндәлеге ачып, һәр мәгълүматны теркәп бара. “Быел июль аенда аеруча нык әзерләндек. Исәпләп караганнан соң ай буена 90 сәгать шөгыльләнеп, ул барлыгы 1332 километрга җыелган. Моңа йөгерү, велосипедта, роллерда йөрү керә. Җәй – чаңгычының төп әзерлек вакыты. Аның нәтиҗәсе кышын ачык күренә. Җәен спортка игътибарны киметсәң, кыш көне әлләни зур уңышка өметләнеп булмый”,- ди тәҗрибәле спортчы. Руслан энесе – Паралимпия чемпионы Рушан Миннегуловның да шәхси тренеры. Туганының уңышлары белән горурлануын яшерми. 2016 елдан башлап Паралимпиянең Россия җыелма командасы составында эшләргә чакыру алып, спортчыларны ярышларга әзерли, чаңгыларны майлый. Спортта иң югары, мәртәбәле биеклек булган җыелма командада эшләү тәҗрибәне, осталыкны тагын да арттыра. Район буенча узучы ярышларда да пьедесталның иң югары баскычына Миннегуловлар күтәрелә. “Ярышларда кайсыгызга уңыш елмаясын алдан сизенәсезме?, - дип кызыксынам Русланнан. “Спортта кем көчле - шул җиңә. Бәхет кайбер очракта беребезгә, аннары икенчебезгә елмая. Кем җиңәсен алдан юрап булмый. Кайчакларда мин сине уза ала идем, узмадым инде, дип шаярышабыз”, - ди ул. Быел апрель аенда сезонны чаңгыда бертуктаусыз 120 км. йөреп япканнар. Россия чемпионатында иң озын дистанция – 70 км узарга туры килә. Русланның алда торган иң зур хыялы – үзендә шөгыльләнгән балаларның югары күрсәткечләренә ире­шү, ягьни тренер буларак уңыш казану. “Районыбызда спортның теләсә нинди тө­ре белән шөгыльләнергә мөмкинлекләр бар. Спорт зал­лары инвентарьлар бе­лән җиһазланган. Балалар шуны аңлап, файдала­на бел­сеннәр иде. Без чаңгы тү­гәрәгенә йөри башлаганда базада чаңгылар әлләни мактанырлык түгел иде. Шуңа әти-әниебез ике­безгә дә бик кыйммәт бәя­дәге чаңгылар сатып алдылар. Сәләтебезне күреп, аны үстерергә мөм­кинлек бир­гәннәре өчен без аларга бик рәхмәтлебез. Бү­ген балаларның мөмкин­лек­ләрне кулдан ычкындырмыйча, спорт белән дус булуларын теләр идем”, - ди Руслан Миннегулов.

undefined

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев