Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Судья икеләнә алмый

Март оешма-учреждениеләрдә 2017 елның хисап чорына нәтиҗәләр ясауны төгәлләү ае булды. Бурычлар билгеләнде, хезмәт алдынгылары хөрмәт­лән­де. Әмма тормыш ак төс­ләрдән генә тормый. Каралары да бар. Ни кызганыч, районыбызда ялгыш юлга басып, судта “хөкем ителгән” тамгасы алучылар да булды. Әмма кешеләр судка яклау һәм гаделлек эзләп тә киләләр. Болар барысы да хөкем йортында эшләүчеләрнең еллык эш нәтиҗәләрендә ачык күренә. Район суды рәисе Дамир Сабиров белән әңгәмәбез шулар хакында.

 – Дамир Рәисович, суд  эш­чәнлеге нәтиҗәләре профессионал күзлегеннән ниндирәк?

– Узган елга йомгак ясап башта шуны билгеләп үтәргә кирәк, судка йөкләмә кимеми, эш һәм материаллар саны арта, әмма бу суд карарлары сыйфатына берничек тә йогынты ясамый. Мисал өчен, үткән ел дәвамында апелляция тәртибендә каралган суд карарлары күпчелеге үзгәрешсез калдырылды.  Бу эшчәнлегебезнең сыйфатын, судьяларның һәм аппарат хезмәткәрләренең  югары һөнәри осталыгын дәлилли. Монда шуны да әйтеп үтәсем килә, җәмәгать   судьясы кабул иткән карарларны апелляция тәртибендә караучы булып район суды торса, район суды карарлары Татарстан Югары суды тарафыннан карала.

  Хәзерге вакытта  районда гадел хөкемне  ике  федераль, ике җәмәгать   судьясы гамәлгә  ашыра.  Эш күләменә килгәндә, 2017 елда  федераль  судьялар 118 җинаять эше һәм материаллар, 819 гражданлык, 95 административ хокук бозу  эше карадылар. Моннан тыш  административ суд производствосы кодексы (КАС) тәртибендә 86 эш каралып, суд карары чыкты.  Әлеге  Кодекс 2015 елның  сентябрендә генә көченә    кер­де  һәм гражданнарның дәү­ләт инстанцияләре белән бәхәсләрен карауның аерым процедурасын билгели. Ягъни  норматив хокукый актларның законлылыгын, дәүләт, җирле үзидарә органнарының, җа­ваплы затларның карарларын тикшерүгә,  мәҗбүри түләүләр һәм санкцияләрне юллап алуга бәйле  эшләр карала. 2017 елда КАС тәртибендә каралган эшләр 2016 ел күрсәткече белән  чагыштырганда кимеде, бу мәҗбүри түләүләр һәм санкцияләрне юллап алуга бәйле  эшләрне җәмәгать судьясы карый  башлау белән бәйле.

  Категорияләргә  бүлгәндә, суд карары  чыгарылган җинаять эшләренең берсе  – кеше үтерү, 2се – сәламәтлеккә   зыян  салу, 14е урлашу, 4есе – мошенниклык, 4се – талау,  3есе – наркотик матдәләр белән  законсыз эш итү, 1се – акча үзләштерү белән  бәйле   иде. Материалларга килгәндә, алар суд карарларын тормышка ашыру мәсьәләләрен карау белән бәйле.

  Федераль судьялар тарафыннан   каралган 46 җинаять эше буенча 38 гаепләнүче хөкем ителде. Шуларның   13е шартлы  рәвештә, 13е төрле срокларга ирекләреннән мәхрүм ителде,  3әр кеше төзәтү һәм мәҗбүри эшкә, 4 кеше штрафка тартылды. Бер  кеше медицина  характерындагы чара  кулланылуы сәбәпле җинаять җаваплыгыннан азат ителде.

  2017 елда  федераль судьялар 819 гражданлык  эше һәм материаллар карадылар, шуның 686ы  буенча суд дәгъвачыларның гаризаларын канәгатьләндерү яки өлешчә хәл итү турында  карар  чыгару белән  төгәлләнде. Аерым  алганда, гаилә низагларына  кагылышлы – 20, хезмәт  мөнәсәбәтләренә бәйле – 27,  мирас бәхәсләре буенча 92, кулланучылар хокукларын яклауны  сораган – 38, кредит һәм  заем килешүләре үтәлмәве белән бәйле 85 эш  каралды. Гражданлык һәм  административ  эшләр буенча гаризалар канәгатьләндерелеп, барысы 40 миллион  сум    күләмендә акча эзләп  алу турында  карар  чыгарылды.

–Эш барышында авырлык һәм икеләнүләр белән чыгарылган суд карарлары да буламы?

  – Бер генә судья да икелә­нү­ләр булган очракта карар кабул итәргә тиеш түгел. Әгәр чыгарылачак карар гадел түгел дип шикләнәсең икән, димәк, җинаять эше булса – тикшерү  эше, гражданлык эше булса – эшне карауга эзерлек тиешенчә алып барылмаган. Судья карарларның берсен дә уйламыйча, эшне күңеле, акылы аша үткәрмичә җиңел генә кабул итми. Чөнки кешенең язмышы хәл ителә. Халыкның безгә ышанычы һәм гаделлек югалмаска тиеш.  Гражданнар арасында килеп чыккан төрле дәгъваларны караганда ике якның берсе генә хаклы була ала. Шуңа күрә, суд карары ничек кенә гадел булмасын, судта оттыручы якның берсе әлеге карар белән риза булмый. Суд һәр якның мәнфәгатьләрен канәгать­ләндерә алырдай карарлар чыгарырга сәләтле түгел, чөнки ул законга гына нигезләнеп карар чыгара ала. Ягъни соңгы нәтиҗәләр, гадәттә, законга бәйле. Ә канәгатьсезлек күп очракта аларны белмәүдән килә..

Тулырак әңгәмәне "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Интервью