Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Тагын уйнатасыздыр бит?”

“Саба таңнары”н нәшер итүче "Татмедиа" акционерлык җәм­гыяте ел саен үз басмаларын укучылар арасында "Язылган өчен смартфон!" бәйгесе игълан итә. Ә "Татмедиа" карамагында - 99 гәҗит һәм 16 журнал. 2020 елның беренче яртыеллыгына "Татмедиа"ның кимендә өч басмасына язылып, квитанцияңнең күчермәсен Казанга җибәргән булсаң, синең дә бүләк оту мөмкинлегең бар иде, хөрмәтле укучым.

 Байлар Сабасында  яшәүче хә­бәр­чебез Розалия  Мөхәм­мәдиева, әнә шушы бәйгедә катнашып, смартфонга  лаек булды да инде. “Дөресен әйтергә  кирәк, моңа  ышанып та бетмәгән  идем. Чынлап торып  уйласаң, смартфонны  яки башка  бүләкне бәйгедә кат­на­шу­чыларның теләсә  кайсысы  отарга  мөмкин икән  бит. Бары ел саен катнашырга  гына  кирәк. Уңыш елмаймый  калмый. “Мин КПСС район комитетында  эшләгәндә  үк га­зета-журналларны  күпләп  ал­дыра   идем. Хәзер дә кулга то­тып  газета  укудан аерыла  ал­мыйм. Мин бик шат канәгать шундый зур бүләк отуыма. Рес­публика газеталарында, “Саба таңнары”нда  бирелгән язмаларны даими укып барам. Мине сәясәт тә, мәгариф тормышы да, мәдәният тә – барысы да  кызыксындыра, рубрикалар үзенә җәлеп итә. Сабалылар газета-журналларга  күбрәк  язылсынннар  иде. Матбугат белән дуслык – үзебезнең милләтне  үстерүгә, телебезне баетуга зур ярдәмче”,– диде актив хәбәрчебез смартфонны кабул итеп  алгач.

Тагын бер райондашыбыз Кә­римулла абый Гатауллин «Тат­­медиа» акционерлык җәм­­гыятенең кызыксындыруына ел саен диярлек лаек була. Бүләк тапшырылганда 13 мартта аның туган көне дә булып  чыкты. “Бүген ничек матур итеп  утырасыз, алга таба  да шулай редакциягә  килергә, бүләкләрнең тагын да олырагын алырга, сә­ла­мәт булырга язсын”,–диде  газетаның баш мөхәррире Рөс­­тәм Исмәгыйлов һәм  аңа туган   көн   күчтәнәче дә тапшырды. “Тагын оештырырсыз бит әле приз уйнатуны?”– дип сорады ул. “Әлбәттә, традиция дәвам итә. Киләсе яртыеллыкка да бәйге игълан ителәчәк. Бу хакта дусларыгызга, туганнарыгызга  җиткерүегезне  сорыйбыз”,– диде мөхәррир. Ро­залия, Кәримулла абый һәм бәйгедә катнашып та, отучылар исемлегенә  керә алмаган укымышлы, тугры  дусларыбыз артыр дип ышаныйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев