Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Таләпләр үтәлмәсә, штрафлар зур булачак

Илебездә коронавирус белән бәйле игълан ителгән үзизоляция чоры башланганга өч атна узып бара. Җиңел булмаса да, вәзгыятьнең җитдилеген аңлаган хәлдә, кешеләр бу шартларга да яраклаша.

Шул ук вакытта җирле үзидарә органнары, медицина ярдәме күрсәтү, массакүләм мәгълүмат чаралары, хокук саклау, социаль структуралар үз эшчәнлекләрен махсус кертелгән режимда дәвам итә.

Халыкны азык-төлек белән тәэмин итүче сәүдә нокталары һәм даруханәләр дә ялсыз эшлиләр. Хәзерге вакытта шулай ук сәүдә үзәкләрендә урнашкан даруханә, азык-төлек кибетләре һәм  аерым керү юллары булган элемтә салоннарына эшчәнлек алып барырга рөхсәт ителә. Аерым торган 100 квадрат метрдан ким мәйданлы беренчел әһәмияттәге товарлар, орлык, бакчачылык кирәк-яраклары сатучы кибетләр, элемтә салоннары эшләүләрен дәвам итә. Җәмәгать туклануы нокталары ризыкларны өйгә илтеп бирү хезмәтен күрсәтә ала. Әлегә матурлык салоннары, мунчалар клиентларны кабул итми.

Товарларны дистанцион рәвештә сатучылар һәм таратучыларга да чикләүләр кертелми.

Татарстан Республикасы Министлар кабинеты (18.04.2020, №306) Карары нигезендә сәүдә нокталарына керү һәм сатучылар тарафыннан хезмәт күрсәтү махсус саклану чараларыннан тыш (маскалар, респираторлар) тыелуын да искәртәбез. Республикада 20 апрельдән чәчтарашханәләр эшли башлады. Әмма алар эшчәлегенә дә аерым таләпләр кертелде. Клиентлар алдан язылу буенча кабул ителәләр. Һәркайсы арасында ун минутлык интервал, хезмәткәрләр арасында 1,5 метр ераклык булырга тиеш. Клиентлар арасындагы буш вакытта бүлмәне җилләтү, коралларны дезинфекцияләү зарур. Чәчтарашханәгә бару өчен махсус смс-пропуск алырга кирәк. Моның өчен системага яңа унберенче максат өстәлде.

Тагын бер катгый таләп: оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләр тарафыннан хезмәткәрләренә антисептиклар, шәхси саклану чаралары — маска, респиратор, перчатка бирелергә тиешлеге үз көчендә кала.

Бүгенге көндә район үзәгендә 45 сәүдә һәм хезмәт күрсәтү ноктасы эшли. Район муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Марат Баһмановның әйтүенә караганда, җаваплы хезмәткәрләр тарафыннан аларга даими рәвештә рейдлар оештырыла. “Соңгы тикшерүләр барышында  аерым кагыйдәләрне үтәмәгәннәре өчен Сабадагы төзелеш материаллары һәм чәчәк кибете, Шәмәрдәндәге эре көнкүреш товарлары сатучы кибет, җәмәгать туклануы ноктасы, төзелеш кибете җитәкчелегенә, бер авыл җирлегендәге машина юу пункты хуҗасына кисәтү ясалды. Куелган таләпләр үтәлмәгән өчен юридик затларга зур штрафлар билгеләнгәнен искәртәбез, шуңа да район эшмәкәрләренең вәзгыятьне  аңлап эш итүләрен сорар идек”,- диде Марат Баһманов.

Фото: Владимир Васильев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев