Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

ТАНКИСТ РАФИКҖАН ХАТИРӘЛӘРЕ

Утыз ел элек, 1989 елның 15 февралендә, совет гаскәрләренең соңгы бронетранспортеры Әфганстан белән чиктәш Аму-дәрья елгасы аша Дуслык күпереннән чыга. Бик күп яшь егетләрнең гомерен өзгән фаҗигале сугышның тәмамлануы шушы вакыйгага туры китереп билгеләп үтелә.

Өч дистә ел аз вакыт түгел. Әмма “шурави” булып хәтәр юллардан узган, дистәләрчә тапкыр гомерен куркыныч астына куйган ватандашларыбыз өчен бу сугыш гомер буе онытылмаячак. Безнең районнан Әфганстанда 100дән артык егет интернационал бурыч үтәде. Олы Кибәче авыл җирлегеннән дә ун егет әти-әнисенә ике ел буе ут йоттыра. Төбәк авылыннан Рафикҗан Сөнгатуллинны (фотода сулда) армия­гә 1983 ел­ның 17 апрелендә алалар. Башта Төрк­мәнстанның Теджен шәһәрендә 6 ай танк йөртергә (механик) өйрәнә. Татарстанннан 50 егет булалар. Аннары Әфганстан...

“Анда хәлләр ничек икәнен хезмәт итә башлагач үз күзләребез белән күрдек. Безне 1983 елның октябрендә Кабулдан башлап Әфганстан буйлап тараттылар. Мин үзем Хинжан торак пункты янында хезмәт иттем. Пехота батальонында дурт танк бар. Юл кырые буйлап, Союздан Кабулга бер торбадан солярка, икенчесеннән керосин ага иде. Без шуларны һәм юлдан Әфганстанга азык-төлек һәм корал ташучы автомашиналар колонналарын сакладык”,– дип искә ала Рафикҗан.

Бик уяу булырга туры килә. Дошман бер дә тынгы бирми. Йә тау араларына колонналардан азык-төлек алып кереп китәләр, йә торбаларны автоматтан атып тишеп солярка, керосин агызып алалар. Танкистлар үт­кәргечләргә зыян салынган урыннарга барып, пулеметлардан, пушкалардан ата. Кайчакта 20 шәр снаряд аткач, кар­шылык күр­сә­түчеләр ты­нычлана. Пехота БТР ларыннан егәрлеклерәк, танклар кил­гәч, тизрәк табаннарын ялтырату ягын карыйлар. Юкка гына броня нык һәм безнен танклар тиз йөрешле димиләр. Шуна күрә, бүтән гаскәрләргә караганда, дошман пуляларыннан иң нык сакланганнар танкистлар була. “Бервакыт без юл кырыенда сакта торган жирдә ук, кораллар ташучы афган колоннасын тау өстеннэн ата башладылар. Бер машинаның ягулык багына ут капты, әрҗәсендәге кассеталы бомба шартлап, тирә-якка эчендәге миналар чәчелде. Аны танк белән юлдан читкә эттереп төшердек. Янган машиналар, БТРлар Союз чигеннән Кабулгача юлнын ике ягы буйлап сузылды. Бу сугышның бөтен жирдә дә барганлыгына дәлил иде”,– дип сөйли Р.Сөнгатуллин.

Танк бронясы калын, нык дисәләр дә, батальонда югалтулар күп була. Бер атыш вакытында, тау өстеннән атылган снаряд кыйпылчыгы Рафик­җаннан ярты ел алда хезмәт итә башлаган командирны, снаряд коручыны һәлак итә. Иптәшләренең үле­ме солдатларны тетрәндерә, бик авыр кичерәләр, сугышның югалтуларсыз булмаячагы белән килешәләр. Рафикҗанга исән кайту насыйп була.

Интернационалист-сугышчы сөйлә­вен­чә, Әфганстанның гади халкы ярлы яшәгән, җирне үгез белән сукалаганнар һәм ашлыкны да аларны эшкә җигеп суктырганнар. Олы яшьтәгеләр совет солдатларын хөрмәт итеп, исәнләшеп узган, малайлары яннарына килеп сөйләшеп торган. “Шуңадыр да, жырда жырланганча, кайчан да булса, Хинжаннын сонгы дошманы кычкырып, жиргә егылганын онытырмын мөгаен, ләкин Әфганстанны онытмам. Бу таулы илдә бурыч үтәгән һәркем, хатирәләргә күмелгәндә, бүген дә үзен шунда йөргән шикелле, сагынып искә аладыр”,– ди 1985 елның маена кадәр Әфганстанда танк йөрткән Рафикҗан.

Барысы да үз башыннан кичкән сугышчының ихлас сүзләре бу. Куркыныч бер хатирә булып, тарих битләрендә генә калсын ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев