Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Танылган язучы Гөлсинә Галимуллинаның иҗат кичәсе

Кичәгә зурлап килгән кунакларның юбиляр иҗатына карата фикерләрен ишетү, аның эшчәнлеген тиешенчә бәяләгәннәрен күрү һәркем күңеленә иҗади күтәренкелек китерде

Байлар Сабасында танылган язучы, журналист, Татарстанның  атказанган мәдәният  хезмәткәре, “Бәллүр каләм” бүләге иясе Гөлсинә Галимуллинаның иҗатына багышланган “Әсәрләрдә чын тормыш” дип исемләнгән иҗат кичәсе булды. Юбилей чарасын  район үзәк  китапханәсе хезмәткәрләре оештырды һәм  алып барды. Кичәгә Гөлсинә Наил кызының туганнары, дуслары, хезмәттәшләре, “Өлкәннәр”  клубына  йөрүчеләр килгән иде. Һәм, әлбәттә, автор  китаплары геройларының пропотиплары да  катнашты. Алар  үзләренең ничек китап персонажлары булып   китүләре турында   сөйләделәр. Кичәдә шулай  ук “Әсәрләрдә  чын тормыш” әдәби марафонында  җиңүчеләр  бүләкләнде.

Тулырак район газетасында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев