Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Тарихта матур эзле Актуган оныклары

Шәҗәрә – буыннар чылбыры сәхифәсе

 

Бабаларны барлау –  изге эш

Хәзер  туган-тумачалар бер-бер­се­нең  хәл-әхвәлен, кем әйтмешли, телефоннарда булдырылган төр­кем­нәр  аша  да белешеп тора. Ара­лашуның әкәмәт  тә уңайлы төре. Алар ярдәмендә шактый  мәсьәләләр хәл ителә.   Ел башында төп нигезләре Өтернәс, Эзмә авылларында булган Җиһанша нәселенең туганнар төркеменә дә  “Безгә "Шәҗәрә" фес­тивалендә катнашырга тәкьдим иттеләр. Катнашабызмы?” дигән хәбәр куела. Һәрхәлдә уйландыра торган  сорау.  Әгәр  авылда бар  яктан   килгән   нык тамырлы, ишле  нәсел  бар икән, халык алар турында ”Фәләннекеләр” дип сөйли. Әдәби әсәрләрдә дә шулай  языла. “Фәләннекеләр” – бетте-китте. Барысы да аңлашыла. Әгәр син шушы категориягә кермәсәң, “Шә­җәрә” бәйгеләрендә катнашу өчен бармыйсың. Критерийлар­га туры килүең, җиде бабаңны белүең, тарихта эзле булуың кирәк. Ә “Җиһаншаныкылар” бара. “Нәселне барлагач, 3-6 айлык оныкларны да кертеп, сәхнәгә чыгардай 67 туган исемлеген булдырдык. Фестивальнең темасы "Без тарихта эзлебез" дип атала. Башкарган  эшләребез бар. Туган авылыбыз Эзмәдә – "Иҗат" һәм "Бәхет", Сабаның үзендә "Ял" чишмәләре ясадык. Туган  авылларында зират йортын да Җиһаншиннар төзеде. Әлмәттә “Нур” мөселман мәктәбен дә безнең нәсел ачты. Туганнан туган энем Зөл­фәт Саматов дәүләт архивына юл салгач, генеолог Рүзәл Фәйзрахманов ярдәмендә 13 буын бабаларыбызны да ачыклый  алдык”, – дип  язды Вконтакте челтәренә журналист,  күп  китаплар  авторы  Гөлсинә Галимуллина (Җиһаншина).  

Зөлфәт Саматовның һәм  икетуганы Илүзә Гыйльфанованың да мәдәният хезмәткәрләре булуы да зур роль  уйный, билгеле. Нәселнең данлы тарихын регламентка  сыйдырган бай эчтәлекле сценарийны район туры өчен Илүзә яза, Зөлфәт архивларны өйрәнә. Кыскасы, Җиһаншиннар  Шәмәрдәндә уңышлы  чыгыш ясады һәм  1нче урынны алды. Ә бу зона этабына юллама дигән   сүз.

  Җиңмәгән очракта...

Алай да булырга мөмкин иде. Чөнки  көндәшләр дә яхшы әзерлекле бит. Әйтергә  кирәк, комиссиягә  соңгы сүз бирелгәнче, хәтта нәтиҗәләрне  көтүчеләрнең дә фаразлавы башкачарак  иде. Бу очракта Җиһаншиннар чыгышы салынган үлчәү тәлинкәсе басты. Иң мөһиме, алар үзләренең нәсел агачын булдырып, ревизия  язмаларында теркәлеп  калган  иң борынгы бабаларының Актуган икән­леген белделәр. Ул якынча 1630 ел­ларда туган (Димәк, аның исеме билгесез бабасы 1554 елда  Казан ханлыгының  соңгы  бастионы  – Өтернәс  шәһәрлегенең  Шуйский отряды тарафыннан җимерелүе шаһиты булган). Актуганның  1656 елгы  улы Аднагол (хатыны Шәһәр Токтар  кызы) исә Өтернәстә 1716-1747 еллар  арасында  вафат була. Заманы  өчен шактый озын гомер кичергән. Чөнки 1747 ел җан исәбендә ул юк, бары тик аның 60 яшьлек  улы Аблай (1716 елдан Абдай) гына теркәлгән.

“Ревизия язмаларында күрсә­тел­гәнчә, Аблай үлгәч, 9 елдан соң аның улы Кадыйр да (Җиһанша нәселенең турыдан-туры бабасы) 30 яшендә вафат була. Йортта ике бала – Зәбир һәм Әминә кала, – дип дәвам итә Зөлфәт Саматов. – Безнең нәселнең турыдан-туры тагын бер бабасы Зәбир Кадыйр  улы 1749 елда туган. Кызганычка каршы, 1762-1834 еллар арасында Саба төбәге буенча бернинди җан исәбе документы яисә шәҗәрә торгызырга  ярдәм иткән чыганак  сакланмаган булып чыкты. Әмма 1762 елда  тасвирланган Зәбир Кадыйр улы Өтернәснең 1834 елда үткәрелгән җан исәбендә теркәлгән. Нәтиҗәдә аның 1824 елда 74  яшендә вафат булуы  ачыкланды. 1834 елгы ревизия  язмасында Зәбирнең Зөбәир һәм 46 яшьлек Исмәгыйль исемле уллары барлыгы күрсәтелә. Буыннан-буынга тапшырылып килгән риваятьләргә караганда, Исмәгыйль Оренбургта тегү фабрикасы тоткан. Инкыйлабтан  соң  аны дәүләт үз карамагына алган. Хәзер бу мәгълүматны документаль ачыклау  сорала. Исмәгыйль дүрт ул  үстергән. Өтернәснең 1858 ел өчен ревизия  язмасында ул вакытта иң олысы Якупка – 40, Габделсаматка 30 яшь булган. “Хөсәения” мәдрәсәсендә укыган, тормышын динне үстерүгә багышланган ерак бабабызны онытмыйбыз. Хәзерге көндә дә нәселебезнең ике тармагы Саматов фамилиясен йөртә. Аның  үрнәгендә өч туганыбыз Кукмара һәм Казанның “Мөхәммәдия” мәдәрәсәләрендә белем ала. Ике туганыбыз хаҗга барды. Безне динне ихтирам итүче нәсел дияргә була ”.

 Нәсел җебе өзелмәсә

Билгеле  ки, буыннар чылбырының  өзелмәве өчен гаиләдә ишле балалар  кирәк. Ике – бергә, берне юкка  сана, ди халык. Ул заманнарда байтак сабыйлар бер яшькә дә җитә  алмаган.  Әйтик, Габделсаматның Хәдичә Вәлиева белән никахыннан 6 бала туган (Сәлахетдин, Шәрәфетдин, Ши­һабетдин, Бибималиха, Бибига­зи­зә, Җиһанша). Шуларның өчесе тиф, зыяндаш  чирләреннән яшь ва­кытта үлгән. Әмма нәсел җебе  өзелми.  Сценарийда  язылганча, Актуган нәселенең ир кеше ягыннан  дәвамчысы булып якынча 1860 елда туган Җиһанша кала. Ул архив документларында “солдат” дип теркәлгән. Димәк, Җиһанша патша армиясенә рекрутка алынган дип әйтергә нигез бар.  Хезмәт итү вакыты   Кырым сугышыннан соң – 12, аннары 7 елга калдырыла. Димәк, Җиһанша шулкадәр гомерен армиядә уздырган. Хәсбиҗамал Габделфәттах кызы белән никахлашкан. Гаиләсендә 10 бала туган. 1906 елның 16 февралендә дөньяга  килгән  Салихка исемне  имам Нигъмәтулла Әхмәд углы  кушкан. Өтернәстә ул чорларда  25 йортта 153 кеше яшәгән. 1929 елның көзендә авылда “Калатау” колхозы төзелә. Рәисе итеп Габдрахман Әскәровны куялар. Хисапчы вазыйфасын Салих Җиһаншинга йөклиләр. Бөек Ватан  сугышы башлангач, ул 1941 елда  фронтка  китә һәм 1944 елда, уң кулын өздереп, инвалид булып кайта. “Мин әтиемне 9 яшьлек бала  хәтере белән истә  калдырдым. Ул мине кич­ләрен  капка төбендә  утырганда, төп­чек  кызым,  дип  алдына  утыртып   сөя торган  иде.  Безнең Мәфрүзә әни  12 бала  алып  кайткан.  Мин 10нчысы идем. Алтысы  үлгән. Иң  кечкенәбез Шамилдән  соң туган тагын бер бала да 5 көн генә яшәп калган.  Әти  авыл  Советында эшләде. Ишек алдыбызда халык салым түләргә  китергән әрҗә-әрҗә тере каз-үрдәкләр торыр  иде. Кешелеклек  күрсәтте, авылдашларына  каты бәрелмәде”, – дип искә ала әтисен хәзерге вакытта Кукмарада  яшәүче  Люция Сабирова. Хәзер инде Җиһаншаның нәсел  агачын тармакландырып  калдырган Салих балаларыннан да, Люция ханымнан тыш, Барис Саматов һәм Шамил Җиһаншин гына исән.

  ТАССР депутаты –

нәсел горурлыгы

 

Иң  өлкәне – Эзмә авылында йорт салып гомер иткән Наил Салих улы­ның  вафатына инде 20 ел  узган.  1931 елда туган бала, гаиләдә  иң олысы булгач, кул арасына  иртә  керә. Унбиш яшендә колхозда эшли башлый. Механизатор  һөнәрен үзләштерә.   Кышкы-көзге айларда чылбырлы тракторда, игеннәр өлгерүгә комбайн штурвалы артына утыра. Ул үз чорында бәрәңге игү остасы булып таныла,  гектар уңышын 172 центнерга җиткерә. Күп тапкырлар “Районның иң яхшы бәрәңге игү звеносы җитәкчесе”  дипломнарына лаек була. 1972 елда Мәскәүгә халык казанышлары күргәзмәсенә чакырыла һәм аңа Бронза медаль белән акчалата премия тапшырыла. 1974-1977 елларда Татарстан АССР Югары Советы депутаты итеп сайлана.  Шул чорда халык хезмәтчесе бурычын үтәп, Яр Чаллы шәһәрен төзүдә  дә катнаша.

Авылдашым Наил  абый бик гади, риясыз, эчкерсез җан иде. Төрле темаларга гәп  корырга  яратты. Җит­ме­шенче  елларда колхозчылар  җы­е­лышында бирелгән “Ипи нигә тәм­сез?” дигән  сорауга “Безгә туйганчы  ашарга эләкмәгән сугыш  вакытында бик тәмле иде”, – дип җавап биргәне дә хәтердә  калган. Наил абый белән  Гөл­фәрия апа 2 кыз, 3 ул үстерделәр. Гомумән, Салих оныклары нәсел агачында 23 ботак булып  формалашкан.

    

Бәхәсле өченче  урын

 

Җиһаншиннар-Саматовлар  Арча­да “Гаилә тарихында гасыр кайтавазы – тарихта без эзлебез” шәҗә­рә фестиваленең зона турында сәх­нәне тутырып чыгыш ясадылар. Та­тарстанның  атказанган мәдәният хезмәткәре, “Үзеңне искә  алсыннар дисәң,  китап  язып калдыр” дигән девизны  кыйбла иткән  Гөлсинәбез  күп популяр китаплар  авторы, улы Алим Галимуллин   агачларны клонлаштырып  үстерү белгече,  “Гафэль” гаилә компаниясе  җитәкчесе, паркларны,  скверларны  зәвыклы дизайн белән  яшелләндерүчеләр,  буыннан-буынга   күчеп  килгән ипи  пешерү һөнәрен дә дәвам итүчеләр, Салих оныгы – биология  фәннәре  кандидаты, “Росприроднадзор”ның Идел буе-Кама төбәкара идарәсе җитәкчесе урынбасары Айрат Шиһапов табигатьне  саклауда  күп яңалык  кертүче буларак тәкъдим ителде. Арча мәдәният  йортын моңлы  азанга күмгән 14 яшьлек Рөстәм Хөсәеновның да титуллары шактый. Ул Татарстан Рәисе стипендиаты, “Татар азаны-2023” конкурсының Гран-при иясе. Шушы көннәрдә Севастопольдә СВО сугышчылары  алдында  ясаган  чыгышы  өчен “Артист-патриот” билгесе белән  бүләкләнеп тә әти-әнисен, бабасы Барис Саматовны  шатландырды. Гомумән, зона фестивалендә, алкышлардан  күренгәнчә, призлы  урыннарга  Саба, Балтач, Теләче районнарыннан   килгән гаиләләр  дәгъва  кылды. Алар сәхнәгә күп  кеше  чыгарулары, артистизм, оригинальлек белән  алдырдылар. Әлбәттә, 3нче призер булу Җиһаншиннар-Саматовлар нәселенең дә, аларны бәйгегә әзерләүчеләрнең дә күңелен төшерде. Һич югы 2нче  урынга өмет баглаганнар иде. Дә­рәҗәле жюри үзенчә хәл итте. Татарстан Республикасының архив эше буенча Дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова башта ук: “Бәйге үт­кәр­гәч,  җиңүчеләрне билгеләми булмый. Беренче  урынны  алмасагыз, дөнья бетми. Фестивальнең  асылында туганнарны берләштерү тора”, – дигән иде.

Дөнья бетмәде генә түгел, Җиһаншиннар-Саматовлар моңарчы билгесезлек пәрдәсе  каплаган  яңа дөнья  ачтылар. Ә туганны туган  итә белү – аларның гаиләсендә  иң  матур сыйфатларның берсе. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев