Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Та­тар Икшермәсендә Әф­ганстанда хәрби бурычын үтәгән Гафур Гыймадиев истәлегенә хәтер кичәсе үткәрелде

Искә алу кичәсенә Гафур Исмәгыйль улының авылдашлары, сыйныфташлары, дуслары, әфган сугышы ветераннары килгән иде.

Сугышчы-интернационалистларны искә алу  көне  якынлашканда Та­тар Икшермәсе авылы клубында Әф­ганстанда хәрби бурычын үтәгән Гафур Гыймадиев истәлегенә "Сагыналар сине дусларың" дип аталган хәтер кичәсе үткәрелде.

Чараны мәдәният  хезмәткәре Хәниф Тимербаев әзерләде, оештырды һәм алып барды. Искә  алу кичәсенә Гафур  Исмәгыйль  улының авылдашлары, сыйныфташлары, дуслары, әфган  сугышы  ветераннары  килгән иде. “Саба чишмәләре" иҗат  берләшмәсе  коллективы  чыгыш ясады.

Гафур Гыймадиев армиягә 1980 елның 18 октябрендә  алынган. Башта Үзбәкстанның Сәмәрканд, Термез  шәһәрләрендә булган. Шул  ук  елның 26 декабрендә  Татар Икшермәсе  егете  хезмәт иткән  частьны Әфганстанга  кертәләр. Гафур реактив артиллерия  коралында төбәүче булып  хезмәт итә. Таулар илендәге  кырыс шартлар, баш очында  сызгырган пулялар, мина  шартлаулары аның рухын  сындыра  алмый. Батырлыгы  өчен медальләр белән дә бүләкләнә. 1982 елның 12 декабрендә кайтып, Карелия шахталарында  эшли. Аннан  соң гомерен туган  авылында  хезмәткә багышлый. “Икшермә” совхозында тракторда эшли. “Мөхәммәтшин”  хуҗалыгында  сыер  саву  операторы  вазифасын башкара.

“Бик әйбәт  кеше,  яхшы эшче иде. Андый  кешеләр  сирәк  туа. Ни кызганыч,  авыруы аннан  көчлерәк  булып  чыкты. Онытмыйбыз,  яхшы  яктан гына искә алабыз”,– дип  сөйләде хуҗалык  җитәкчесе  Зөфәр Мөхәммәтшин  кичәдә. 

Иренең тормыш юлы, игелекле  эшләре   тол хатыны Рушания  ханымның чыгышында да  ачылды.

Инде Гафур Гыймадиевның арабыздан  киткәненә  июльдә 7  ел була  икән.  Улы һәм  кызы үсеп  җитеп тормышта  үз  юлларын тапканнар.

“Хәзер  кешене  бернәрсә белән дә  шаккатыра  алмыйсың. Шуңа да карамастан,  мондый  тәрбияви әһә­­миятле чаралар  кирәк.   Халыкны мә­дә­ни­яткә ничек җәлеп итәргә дигән  сорауга әнә шундый  эзләнүләр белән  җавап бирергә тырышабыз. Иҗадилык  сорый,  кеше  күңеленә үтеп  керердәй  чаралар үткәрү  көч, хезмәт  сорый. Кичәдә йөздән артык тамашачы бар  иде. Димәк, тырышлык бушка  китмәгән”,– диде Хәниф Тимербаев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев