Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

ТАТАР РУХЫН ИМТИХАН КҮРСӘТТЕ

17 апрельдә Татарстанда “Ата-аналар тарафыннан БДИ тапшыру көне” республика акциясе уздырдылар.

Милли сәясәттә әһәмиятле чарада туган теленнән үзен сынап карау теләге булган һәркем катнаша ала иде. Тагын да үтемлерәк итеп имтиханда үзе дә катнашкан шагыйрь Роберт Миңнуллин исә болай дигән: “Үземне сынап карар, башкалар да үрнәк алсын өчен килдем. Башкалар да белсеннәр: мин телгә битараф түгел, әйбәт беләмме-юкмы – анысы икенче мәсьәлә, әмма мондый чараларда катнашырга кирәк”. Безнең Сабада исә теленә битараф булмаганнар унау булып чыкты. Дөрес, имтихан турында белми калучылар да булган кебек һәм гаиләсендә, балам саф татар телендә сөйләшергә өйрәнсен, ди­гән теләктә торучы милли рухлылар да күп. Әмма БДИдә катнашучыларның рәсми булмаган статистикасына нәкъ менә “10” саны куелачак. Бу бик аз, билгеле, югыйсә белмәүнең бу очракта бернинди ояты юк иде. Акциянең максаты да икенче – ата-аналарны татар теле буенча бердәм республика тестын һәм төп дәүләт имтиханын тапшыру процедурасы белән таныштыру иде...

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев