Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Татар телен яклаганга – штраф?

Казан шәһәренең Мәскәү районы суды башкалабызның олимпиадаларга әзер­ләү­че махсус үзәге (Солнце) директоры Павел Шмаковны татар теле дәресләрен урыс теле белән бертигез укыткан өчен 25 мең сум штрафка тарткан. Тикшерүчеләр мәктәпнең спорт залы булмаудан да гаеп тапкан.

Мәктәп белән прокуратура арасында аңлашылмаучанлыклар көз көне үк башланган иде. Билгеле булганча, башка мәктәпләр татар теле дәресләрен кыскартканда Шмаков  бер генә сәгать­кә дә тимәде. Уку елы барышында уку планын үзгәртү белән дә килешмәде. Сүз  республикада татар телен ирекле укытуга кагылышлы генераль прокуратура тикшерү­ләре турында бара. Район прокуратурасы нәкъ шуларның  йөклә­мәсен үтәде. Павел Шмаков исә прокуратура вәкилләрен мәктәптә тикшерү уздырмыйча, күрсәтмә язуда гаепли. “Хокук органнары уку планын күрмәгән килеш, тикшердек дип язганнар. Бу яктан безнеке башкалардан аерыла. Алар мәктәпкә килеп, балаларның йокы бүлмәләрендәге шәхси әйберләрен фотога төшерә, әти-әниләре рөхсәтен­нән башка укучылар белән сөйләшә. Хатын-кыз  прокурор ирләр бәдрәфе ишеген шакымыйча ачуны сорый. Коточкыч бит бу!”– дигән иде ул бер әңгәмәдә.


Шмаков судта  гаебен танымаган, барысы да законга нигезләнеп башкарылган дип саный.


– Татар теле сәгатьләрен кыскарт­мадык һәм кыскартырга да җыенмый­быз. Аның бер өлешен түгәрәкләргә бүлеп бирдек. Барлык балаларны да йөрергә күн­дердек. Татар теле түгәрәкләрен бик кызыклы итеп уздырабыз. Судлар исә әле озак дәвам итәчәк. Әлегә мондый суд карарларын кабат карауны сораячакбыз. Ахыр чиктә штрафларны түләрмен, дуслар булышыр дип уйлыйм, – дип җавап бирде безгә директор.

http://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Эдэм көлкесе, Татарстанда нинди татар телен тыю, мыскыл итү ул, кайчан чик куела бу хәлгә, штраф тулэтеп, начарлык эшлэп, халыкта нәфрәт уяталар, татар теле мэнгелек, татар теле бөек тел, татар теле яшэсен, мин моны татар баласы, татар телчесе буларак язам, ботен кеше минем белән килешер!!!!!!

    2
    X